16+

Рөстәм Миңнеханов: «Һәркайда да тәртип булырга тиеш»

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың оператив штабы һәм гражданнарны мобилизацияләү буенча хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең уртак утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәт Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов: «Һәркайда да тәртип булырга тиеш»

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың оператив штабы һәм гражданнарны мобилизацияләү буенча хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең уртак утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәт Йортында узды.

Республиканың хәрби комиссары өлешчә мобилизация нәтиҗәләре турында сөйләде. Сергей Погодин билгеләп үткәнчә, муниципалитетлар белән бергәләп эшләү йөкләмәне вакытында үтәргә мөмкинлек биргән.

Үз чиратында Татарстан Республикасы Президенты системаны модернизацияләү кирәклегенә игътибар итте. "Өлешчә мобилизация нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе Президенты региональ хакимият органнары белән хезмәттәшлектә хәрби комиссариатлар эшенең бөтен системасын модернизацияләү кирәклеген билгеләп үтте. Безгә шулай ук хәрби бурычлыларны исәпкә алу өлкәсендә дә тәртип урнаштырырга кирәк», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. 
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты Хәрби әзерлек үтү урыннарында мобилизацияләнгән егетләргә нормаль көнкүреш шартларын булдыру мәсьәләсенә аерым тукталды. Рөстәм Миңнеханов Казан танк училищесында 430 нчы мотоукчылар полкының яшәү шартларына, шул исәптән утыннарның чи булуына һәм телефоннарга зарядка өчен урыннар җитмәүгә зарлануларын искә төшерде.

«Һәркайда да тәртип булырга тиеш. Ничек кенә булмасын, без андый әйберләргә юл куярга тиеш түгел. Кешеләр белән дә, әлбәттә, ничектер аңлашырга кирәк. Сез мөрәҗәгать итәсез бит-без һәр мәсьәләне иң беренче чиратта хәл итәбез. Кешеләрдә ниндидер мәсьәләләр, оештыру, хокукый мәсьәләләр барлыкка килә икән-без бу мәсьәләләрне беренче чиратта хәл итәбез. Сезнең тарафтан да ачык, бердәм эш булырга тиеш. Бу сезнең җитешсезлек кенә түгел-бу безнең гомуми җитешсезлек. Күрәсез: палаткалар шәһәрчеге булдырылды, бөтен инфраструктура эшләнелде. Гомумән, эш, туклану оештырылган, өйрәтү узалар. Тик менә шундый күңелсезлекләр килеп чыга һәм без бу хакта дәшми кала алмыйбыз. Без барыбыз да монда бер гаилә. Без барыбыз да җаваплы. Бу, барыннан да элек, республика җитәкчесе буларак, минем адреска юлланган. Без кайдадыр нәрсәнедер күреп өлгермәгәнбез", - дип белдерде Татарстан Президенты. 

Утырышта хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итү турында аерым доклад тыңланды. Рөстәм Миңнеханов хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында сугышчан бурычларны үтәгән иреклеләр балаларына 20 мең сум күләмендә түләүләр бирүне оештырырга кушты. 

"Барлык ярдәм чаралары да һәр гаиләгә барып җитәргә тиеш. Хакимият органнарына, җәмәгатьчелек һәм волонтерларны җәлеп итеп, киң аңлату эшләре җәелдерергә кирәк. Мобилизацияләнгән гаиләләрне кайгырту һәм игътибар итү мөһим", - дип йомгаклады Татарстан Президенты.

ТР Президенты матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading