16+

Рөстәм Миңнехановның исеме тылсым көченә ия икән

Дөньяның финанс-инвестиция базарында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның исеме алтын-көмешләр тутырылган банкларның җиде кат ишекләрен дә ачтырырга сәләтле тылсымга ия икән.

Рөстәм Миңнехановның исеме тылсым көченә ия икән

Дөньяның финанс-инвестиция базарында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның исеме алтын-көмешләр тутырылган банкларның җиде кат ишекләрен дә ачтырырга сәләтле тылсымга ия икән.

— Татарстан үзенә инвестицияләр җәлеп итүдә Россия төбәкләре арасында икенче урында. Президент Рөстәм Миңнехановтан башка бу күрсәткечкә ирешеп булмас иде. Рөстәм Нургалиевичның абруе зур, аны чит илләрдә таныйлар. Татарстан Президенты җитәкчелегендәге делегация чит илләргә барганда, һәр визит җирле массакүләм мәгълүмат чараларында киң яктыртыла, бизнес вәкилләрендә кызыксыну уяна, - диде Татарстан Республикасының инвестицияле үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина 6 апрельдә Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә.

Чит илләр инвесторларының ышанычы тәгаен эш һәм мисалларда ныгыган.
— Инвесторның чит-ят республикага акчаларын тотарга шикләнүе, табигый халәт. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, мисал өчен, “Алабуга” үзгә икътисади зонасына җәлеп ителгән инвестицияләрнең максатчан кулланышын, проектларның гамәлгә ашырылуын һәм продукция җитештерелә башлауны шәхсән тикшереп тора, - диде Талия Миңнуллина.

Коронавирус пандемиясе республикада вакыйга-чаралар индустриясенә дә кырын суккан. Узган ел халыкара конференцияләр, форумнар оештырылмады.
— Татарстанга ни файдасы бар соң ул конференцияләрнең?- дип сорау бирдем.
— Республикада уза торган халыкара чаралар бюджет һәм спонсорлар исабына оештырыла бит алар һәм үз-үзләрен аклыйлар. Кунакханәләр тула, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә, кибетләрдә кеше саны арта, сувенирлар сату җанлана. Димәк, бюджетка салым түләүләре дә күбрәк керә. Форумнарда яңа хезмәттәшлек килешүләренә нигез салына, - дип җавап кайтарды Талия Миңнуллина.

Төрле чаралар оештыру рейтингында Казан көньяк шәһәре-Сочидан да югаргы баскычта тора. Әлбәттә инде, Мәскәү һәм Санкт-Петербург форумнары дәрәҗәле. Казан быел 4 халыкара форум үткәрергә заявка биргән инде, тагын 12 заявка әзерләнә.
— Коронавирустан соң тормыш җанлана бара. Казанда быел халыкара венчур, энергия чыганаклары, махсус техника, агросәнәгать форумнары, мөселман киносы фестивале, инвесторлар клубы утырышы, ислам модасы күргәзмәсе һәм башка колачлы чаралар үткәрү планга кертелгән, - диде Талия Миңнуллина.

Автор фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading