16+

Салават Күперендә Казандагы иң зур поликлиника ачылачак

Медицина учреждениесе төзелешен Шәһәр көненә тәмамларга планлаштыралар – эш барышын ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин тикшереп кайтты.

Салават Күперендә Казандагы иң зур поликлиника ачылачак

Медицина учреждениесе төзелешен Шәһәр көненә тәмамларга планлаштыралар – эш барышын ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин тикшереп кайтты.

Салават Күперендә поликлиника төзелеше тулы көченә бара, ул Казанда беренчел звеноның иң эре медицина учреждениесе булачак. Ул микрорайонның үзендә генә түгел, ә якын территорияләрдә дә беркетелгән 60 мең кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Пациентларга амбулатор һәм тәүлек әйләнәсе стационар ярдәм күрсәтеләчәк. 10 мең кв метрдан артык мәйданлы бер бинада өлкәннәр һәм балалар поликлиникалары, көндезге стационарлар, хатын-кызлар консультациясе, инфекция бүлеге һәм махсус тикшерү зонасы, травматология пункты, ашыгыч ярдәм хезмәте станциясе урнашачак. Комплекс заманча югары технологияле медицина җиһазлары белән җиһазландырылачак.

Казан мэры Илсур Метшин төзелеш мәйданчыгында булганда яңа, актив төзелә торган микрорайон территориясендә зур күп профильле поликлиника төзүнең мөһимлеген ассызыклады.

«Без микрорайонның халык саны артуын исәпкә алып поликлиника төзибез. Салават Күперендә 30 мең кеше яши, ә безнең поликлиника 60 меңгә хезмәт күрсәтәчәк», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.

Алдагы 10 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан башкаласы медицина учреждениеләре төзү буенча лидер булып кала – 16 поликлиника һәм биш хастаханә һ.б. социаль объектлар төзелде, дип билгеләп үтте мэр.

«Узган ел гына да шәһәрдә 1 миллион 300 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Салават Күпере дә искәрмә түгел: яңа йортлар, мәгариф учреждениеләре белән үсәбез, ә 2022 елда парк ачылды. Тиздән Салават Күперендә шәһәрдәге иң зур поликлиника ачылачак. Объектны Шәһәр көненә тапшырырга өметләнәбез. Финанслау җитмәскә мөмкин, әмма бу мәсьәлә хәл ителәчәк», – дип билгеләп үтте ул.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары – Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр иткәнчә, 10,6 мең кв.м мәйданлы өч катлы бинада өлкәннәр һәм балалар поликлиникасы, профилактик тикшерү бүлеге, хатын-кызлар консультациясе, травматология пункты, инфекция бүлеге һәм ашыгыч ярдәм станциясе филиалы булачак, анда биш бригада эшләячәк. Анда шулай ук ике көндезге стационар – өлкәннәр һәм балалар стационары урнашачак.

Медицина учреждениесе шулай ук флюорограф, стационар һәм мобиль УЗИ-аппаратлар, маммограф, компьютер томографы, ЭКГ үткәрү өчен җиһазлар, нейрофизиологик тикшеренүләр һәм физиотерапевтик дәвалау белән җиһазландырылачак.

Яңа поликлиникада сменага 750 пациентка хезмәт күрсәтү планлаштырыла: 500 өлкән һәм 250 бала. Халыкны Салават Күпере һәм аның тирәсендәге территорияләрдән участок терапевтлары һәм педиатрлары, шулай ук тар профильле табиблар – неврологлар, кардиологлар, хирурглар, онкологлар, эндокринологлар, офтальмологлар, оториноларингологлар, проктологлар һ.б. кабул итәчәк.

Бүгенге көндә төзелеш эшләре 53% ка башкарылган. Бинаның конструктивы тулысынча төзелгән, стеналар һәм бүлгеләр кирпечтән салынган, түбәсе монтажланган. Булачак поликлиника бинасында хәзер отделка эшләре алып барыла, инженерлык коммуникацияләре һәм тәрәзә блоклары монтажлана.

«Татинвестгражданпроект» архитектура мохите дизайны буенча генераль директор урынбасары Елена Вәлиева Мэрга биналарны бизәү концепциясен тәкъдим итте.

«Матур һәм лаеклы, чынлыкта рәсемнәргә караганда да яхшырак булыр дип өметләнәбез. Мондый шартларны күрү белән сәламәт яшәү рәвеше алып барырга телисең. Һәр проект аша без яңа идеяләр белән үсәбез», – диде Илсур Метшин.

Чыганак: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading