Ун мең кеше сыйдырышлы мәчеткә нигез 20 майда салыныр дип көтелә. Төзелеш эшләре быелдан ук башланачак.
Казанда яңа җәмигъ мәчете төзеләчәк урын итеп “Кырлай” аттракционнар паркы территориясе сайланган. Мәчет архитектура һәйкәлләре арасында лаеклы урын алыр дип көтелә.
Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров сүзләренчә, мәчет төзелеше уңаеннан фикер алышулар да, мөрәҗәгатьләр дә шактый булган. Шулар нигезендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Казанда җәмигъ мәчете төзү турындагы карар кабул ителгән һәм ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан узачак федераль чаралар планына кертелгән.
1 апрельдә булачак мәчетнең архитектура концепциясенә халыкара конкурс игълан ителде. Бәйге өч ай дәвамында барачак. Сайлап алынган эскиз проектлары белән җәмәгатьчелек тә таныша алачак.
– Мондый зур объектлар халык белән киңәшләшмичә төзелми һәм төзеп тә булмый. Мәчет бер генә ел өчен төзелми. Ул бездән соң килгән буынга да хезмәт итәргә тиеш. Аның исемен дә халык белән киңәшләшеп куячакбыз, – диде Шамил Гафаров матбугат очрашуында.
Яңа җәмигъ мәчетен төзү өчен бюджет акчасы кулланылмаячак. Ул меценатлар һәм яңа оешкан “Игелек-Доброта” фонды акчасына төзеләчәк.
– Бу уңайдан “Кол Шәриф” мәчетен төзүдәге тәҗрибәбез бар инде. Төзелеш фонд аша финансланачак. Ә мәчетнең кайчан төзелеп бетеп сафка бастырылачагын әйтергә иртәрәк. Тик без аны кыска вакыт эчендә төзеп бетерү өчен бөтен көчебезне куячакбыз. Шул ук вакытта төзелеш нормалары дигән нәрсә дә бар бит әле, – диде спикер.
Төзелешнең смета бәясен әйтергә дә иртәрәк. Проект әзер булгач та, аның экспертиза үтәсе бар. Сметага төзелеш материалларының бәясе арту, инфляция, дөнья базардагы вазгыять кебек бик күп факторлар тәэсир итүен дә билгеләп үтте Шамил Гафаров.
Мәчетнең күпме мәйдан биләячәген дә әйтергә иртәрәк.
– Әлегә без эскиз проекты стадиясендә генә. Россиядә һәм чит илләрдәге ун мең кеше сыйдырышлы мәчетләрне өйрәндек, тик монда төгәл саннар юк. Алар һәрберсе үзенчә. Берләренең сәүдә мәйданчыгы булса, икенчеләре мәдәни үзәк буларак та төзелгән. Төгәр күпме мәйдан алып торачагын проект әзер булгач кына әйтергә мөмкин булачак, – диде мабугат очрашуында катнашкан Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Мәчетнең архитектура концепциясенә килгәндә, аның стиле буенча кискен чикләүләр юк. Ул территория параметрларын искә алып эшләнергә һәм якындагы корылмалар белән архитектура ансамблен барлыкка китерергә тиеш.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин фикеренчә исә мәчет һәм заманча, һәм татарча, безгә якын булырга тиеш.
– Россиядә ун гына түгел, унбиш һәм хәтта утыз мең кеше сыйдырышлы мәчетләр бар, бу саннар беркемне дә куркытырга тиеш түгел, – диде ул. – Шуның өстенә Казан бөтен илебезнең ислам динен үстерү үрнәген күрсәтә. Казан – мөселман дөньясының төньяк башкаласы. Ул – беренче басма Коръән дөнья күргән шәһәр.
Быел Казан Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы статусын алды. Монда «Россия ислам дөньясы» стратегик төркеме эшчәнлеге гамәлгә ашырыла. Асылда Казан – бөтен ислам дөньясына Россия капкалары.
Гает көннәрендә намаз укырга килүчеләрнең мәчетләргә сыеп бетә алмавын һәм бездә гел җәй генә булмавына басым ясап, мөһти яңа җәмигъ мәчетенең никадәр мөһим булуын ассызыклады. Намаз укый торган урын гына түгел, рухи мәгърифәтчелек үзәге дә булачак, диде ул.
Архитектура докторы Галина Айдарова фикеренчә, мәчет Казан үзәгендә һәркем өчен уңайлы урында урнашачак.
“Кырлай” аттракционнар паркының кая күчәчәге әлегә билгесез. Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров сүзләренчә, башкала парксыз калмаячак.
– Андагы кайбер аттракционнар да искерде. Парк хуҗалары белән сөйләштек. Алар үзләре дә яңартуга әзерләр. Парк кая китәчәген әйтә алмыйбыз. Хуҗалары белән яңа урын эзлибез. Ышандырып әйтәм, парк булачак. Яңа, яхшы аттракционнар белән, – диде ул.
Татарстан Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров та аңа өстәп, Казан башкарма комитеты да, мэр да парк өчен иң уңайлы урын сайланачак, дип вәгъдә иттеләр, диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар