16+

Сәяси «сексизм»: бар да кебек, юк та кебек

«Волга» экспертлар клубының чираттагы утырышында, тирләп-пешеп, сәясәттәге “сексизм” мәсьәләсе тикшерелде. Сексизм - кешенең җенесенә бәйле сәясәт яки гамәл, хатын-кызга (шулай ук ир-атка) түбәнсетеп карау мәгънәсен аңлата. Сәясәттә сексизм чагылыш табамы? Ир-атлар һәм хатын-кызлар әзерләгән закон проектларында аерма бармы? Дәүләт Думасында хатын-кыз депутатлар санын максатчан рәвештә арттыру кирәкме?

Сәяси «сексизм»: бар да кебек, юк та кебек

«Волга» экспертлар клубының чираттагы утырышында, тирләп-пешеп, сәясәттәге “сексизм” мәсьәләсе тикшерелде. Сексизм - кешенең җенесенә бәйле сәясәт яки гамәл, хатын-кызга (шулай ук ир-атка) түбәнсетеп карау мәгънәсен аңлата. Сәясәттә сексизм чагылыш табамы? Ир-атлар һәм хатын-кызлар әзерләгән закон проектларында аерма бармы? Дәүләт Думасында хатын-кыз депутатлар санын максатчан рәвештә арттыру кирәкме?

Экспертлар әлеге сорауларга җавап эзләде.

Ир-атлар әмер бирә

Росстат мәгълүматларына караганда, 2019 елда төбәкләр хакимиятләре органнарында хатын-кызлар барлык хезмәткәрләрнең 73,2 процентын биләгән.
- Саннар гаҗәп тоела, ләкин төбәкләр хакимиятләре органнарында җитәкче һәм әйдәүче белгечләр вазифаларында күбесенчә ир-атлар тәшкил итә. Хатын-кызлар белән ир-атлар идарә итә, - диде “ИМА-консалтинг” компаниясе генераль директоры Вартан Саркисов.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында хатын-кыз депутатлар барлык депутатларның 15 процентын тәшкил итә. Россия Федерациясе Дәүләт Думасында да шул ук күрсәткеч. Чечня парламентында хатын-кыз депутатлар, гомумән, юк. Вартан Саркисов фикеренчә, Россия патриархаль ил булган һәм шулай булып калачак. Патриархат җәмгыятьтә ир-атлар өстен. Дөрес, тарихта хатын-кызлар өстен торган “матриархат” чорлары да мәгълүм.

Гүзәл зат - Президент?

- Мин үз эшенең осталарына - профессионалларга тавыш бирер идем. Әгәр ул хатын-кыз икән, димәк, аңа тавыш бирәчәкмен, - дип, үзенең фикерен җиткерде РАСО политтехнологияләр комитеты башкарма секретаре Евгения Стулова. Россия җәмгыятендә хакимият органнарында хатын-кыз җитәкчеләргә ихтияҗ арта бара, дип саный ул. Югары профессионал булса, ул президентлыкка тәкъдим ителгән ир-ат һәм хатын-кыз кандидатка да тавыш бирергә әзер икән. 
- Президентлыкка кандидатның кайсы җенестән булуы мөһим түгел. Сайлаучылар проблемаларны хәл итүдә хатын-кыз депутатлардан тирәнтен уйланылган чишелешләр көтә, - ди Евгения Стулова. Вартан Саркисов та ил Президентлыгына кандидатның кайсы җенестән булуының хәлиткеч әһәмиятле әйбер түгеллеген искәртте.

Иптәшләрең ышанычлымы?

“Диалог” автоном коммерциячел булмаган җәмгыять директоры урынбасары Владимир Табак фикеренчә, гадәттә, кандидатларның гамәлләренә һәм командасына карап тавыш бирәләр.
- Мин кандидатны төрле яклап бәялим: аның командасы нинди, элек ни белән шөгыльләнгән, ә җаның кайсы җенестән булуы мөһим түгел. Беренче чиратта, аның командасына карыйм. Аңлыйбыз, президент артында көчле команда торырга тиеш, - ди Владимир Табак. 

Шәймиев һәм Миңнеханов үзләренең командасындагы хатын-кызларны яклый

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова үзенең фикерләре белән уртаклашканда Татарстан җитәкчесе урынында хатын-кызны күзаллый алмавын әйтте. 
- Минтимер Шәймиев белән эшләргә туры килде, хәзер Татарстанның бүгенге Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшләвемне дәвам итәм. Ышанып әйтәм, безнең сайлаучылар беренче һәм икенче очракта да дөрес тавыш бирде. Минтимер Шәймиев белән эшләү бәхетемнең чиге юк. Аның акыллылыгы гаҗәеп, сәяси алдан күрүчәнлеге соклангыч. Ул иртәгә, берсекөнгә, бер айдан яки бер елдан нәрсә булачагын күзалларга сәләтле. Рөстәм Миңнеханов алдынгы карашлы, анда эшкә сәләтлелек кодрәте, икътисадны үстерүгә максатчанлык көчле. Ходай һәр президентка шундый сыйфатлар бирсен, - диде Татьяна Ларионова.

Татьяна Ларионова республика әйдаманнарының үз командасындагы хатын-кызларны яклаганлыгын мисал итеп китерде. 
- Рөстәм Нургалиевичның ярдәмчеләре арасында күпме хатын-кыз бүген, - диде ул. - Шәһәр мохитенә Наталия Фишман-Бекмамбетова җавап бирә, ә Олеся Балтусова мәдәни мирасны саклау белән шөгыльләнә. Ләйлә Фазлыева - вице-премьер. Рөстәм Миңнеханов кешеләрнең һөнәри осталыгына, хезмәт сәләтенә игътибар бирә.

Белмәссең киләчәкне?!

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов республикада төрле милләт вәкилләренең Татарстанның тагын да үсеше максатында, бердәм булып эшләүләрен мактап телгә алды. 
- Республикада яшәүче халыклар бер максатка берләшкән, бу Татарстанның тиз үсешенә ярдәм итә. Нәтиҗәле үсешкә ирешү өчен ир-ат урынына хатын-кыз әйдаман таләп итә икән, мин ышанам, мондый хәл дә булырга мөмкин. Иң мөһиме, ул халыкка һәм тагын да югарырак тормыш дәрәҗәсенә ирешүгә эшләсен. Бүгенгә мондый мәсьәлә көн үзәгендә тормый, ләкин киләчәктә, әгәр Татарстанда яшәүче халыкларның тормыш дәрәҗәсен үстерүгә өстәмә этәргеч кирәк булса, хатын-кыз әйдаманның да килеп чыгуы ихтимал, - диде Айрат Фәррахов.

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading