16+

Апас район башлыгы Айрат Җиһаншин: "Барысын да алмаштырып та була, эштән куарга да әллә ни күп кирәкми"

Айрат Җиһаншин нәкъ бер ел элек Апас районын җитәкли. Җирлекне өйрәнгәннән соң, ул үзенә нинди бурычлар куйган һәм кайсы юнәлешкә йөз тотарга уйлаган? Яңа проектлар күзалланамы? Районга башлык булып килүенә үкенмиме? 

Апас район башлыгы Айрат Җиһаншин: "Барысын да алмаштырып та була, эштән куарга да әллә ни күп кирәкми"

Айрат Җиһаншин нәкъ бер ел элек Апас районын җитәкли. Җирлекне өйрәнгәннән соң, ул үзенә нинди бурычлар куйган һәм кайсы юнәлешкә йөз тотарга уйлаган? Яңа проектлар күзалланамы? Районга башлык булып килүенә үкенмиме? 

Апасның үсеш мөмкинлеге, бурыч-максатлары, гомумән, яшәешен барладык
Бу һәм башка сорауларга җавап алу өчен район башлыгы белән әңгәмә корырга уйладык.

– Айрат Габделхакович, сез бер елдан артык район башлыгы булып эшлисез. Шушы чор эчендә Апаста нинди юнәлешкә зур игътибар бирергә, үзегезгә кайсы юл белән барырга кирәклеген чамаладыгызмы?
– Бүген республикада барлык программалар да уңышлы гына эшләп килә һәм без аларның барысында да катнашабыз. Татарстан җитәкчелегенә шул борчый торган сорауларны хәл итүләре өчен рәхмәт, чөнки проблемалар хәл ителеп килә. Бүген иң зур мәсьәлә булып икътисад тора, бу хакта халык белән сөйләшкәндә дә аңлыйбыз. Безгә эш урыннары булдырырга кирәк, кеше зур шәһәрләргә китмәсен өчен бик нык тырышлык таләп ителә. Әйтик, Казанда, кысан фатирларда торганчы, матур табигатьле, барлык уңайлыклары булган районыбызга кайтып туплансалар, үзләренең йортларын булдырып, туганнар-дуслар белән йөрешеп яшәсәләр, авылларыбыз гөрләп үссә, нинди матур күренеш булыр иде бит! Матур итеп яшәр өчен районыбызда барлык мөмкинлекләр дә бар – спорт объектларыбыз гөрләп эшли, социаль обьектлар төзелә, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек сферасына зур игътибар бирелә.
Районыбызга яшьләр кайтсын өчен яңа эш урыннарын булдырырга кирәк. Шуңа күрә без зур проектлар эшләүгә алындык, аларның һәрберсе яңа эш урыннары булдыруга һәм районга салымнар килүгә сәбәпче. Мәсәлән, быел тәүлегенә 450 тонна сөт җитештерә алырдай предприятие төзелде, инвестицияләр күләме 2,3 миллиард сумга җитә. Анда 120 эш урыны булдырылачак. Предприятие 8 төрле сыр, коры сөт һәм башка продукция җитештерергә ниятли. Бу инде аерым бер предприятие генә булмый, ә зур экосистема кебек эшләячәк. Аның ярдәмендә безнең халык логистика, сөт сату белән шөгыльләнәчәк. Димәк, яңа ачылган 120 эш урынына тагын 100 кеше табыш алачак дигән сүз. Аннан минераль ашлама җитештерүче эре Россия ширкәте безнең район җирлегендә үзенең бизнесын җәелдерү ягын карый. Аның җитәкчелеге белән без тыгыз элемтә урнаштырдык, мөнәсәбәтләребез дә яхшы. Алар хәзер үк инде логистик үзәк төзергә керештеләр, Каратун станциясе янында кызу эш бара. Хәләл стандартлар буенча ит продукциясен җитештерү цехы да төзелә башлады. Апас районында кошчылык фабрикасы эшләнәчәген ишеткәнсездер инде, аның буенча шөгыльләнәбез.

– Апас нәрсәсе белән әлеге холдинг инвесторларын кызыксындырды икән?
– Бездә “Ак Барс” холдинг оешмасының аграр юнәлеше буенча предприятиеләр эшли. Район икътисады шушы авыл хуҗалыгы тармагагына нык бәйле. Ә шартларга килгәндә, безнең яннан гына М12 трассасы уза, логистика буенча бер проблема да булмаячак, комбиазык заводы эшли, амбарлар, икмәк кабул итү пунктлары бар, райондагы күп кенә җирләр холдинг карамагында. Димәк, районыбызда предприятие, оешмалар эшчәнлеген алып барыр өчен барлык уңайлы шартлар да бар. 
Мине бер нәрсә борчый: Апас районында бүген сәнагәть мәйданы юк. Без бу юнәлештә инвесторлар белән эшлибез, кызыксынулары булган ширкәт җитәкчеләре янына очрашуларга барам. Иң мөһиме – районыбызга файда булсын, кешеләребезне эшле итәсе иде. Апас логистика ягыннан бик уңайлы җирдә – Идел артының уртасында урнашкан. Бездән Буага да, Тәтешкә дә, Кайбычка да ара бер тирәдәрәк килеп чыга. Менә шушы логистик үзәктә сәнәгать паркы ясарга уйлыйбыз да инде. Районыбызда эшчәнлекләрен алып баручы эшмәкәрләр өчен Апасның үзәгендә урнашкан сәнәгать паркы ясау – алда торган максатларның берсе.
Апас районы ул күбрәк авыл хуҗалыгы тармагына карый. Шуңа күрә безнең алда авыл хуҗалыгын үстерү, әлеге юнәлешне киңәйтү бурычы тора. “Ак Барс” холдинг оешмасы белән “юл картасы” төзедек, шуның нигезендә зур фермаларны төзекләндерәчәкбез, мал санын да инде хәзер үк 1 меңгә арттырырга ниятлибез. Моның буенча инвестицияләр 300 миллион сумны тәшкил итәр дип көтәбез. 1200 баш мөгезле эре терлеккә яңа ферма төзелә башлаячак, бер эшмәкәребез 400 баш малга тагын бер бина бастырып куйды. Әле узган ел ахырында гына бер меңнән артык таналар сатып алдык, фермер хуҗалыкларына тараттык. Алар тагын берәр бозау алып кайтса, бу сан ике мәртәбә артыр дип өметләнәбез. Мондый мөмкинлекләр өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт! 
 Зур ышанычларны аклап, тәүлегенә 100 тоннага сөт саву бурычын максат итеп куйдык, максатыбызны чынга ашыру өчен барлык көчебезне куеп хезмәт итәбез! Халык белән очрашканда, халык җыеннарында да һәрвакыт райондашларыбызны авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә чакырам, чөнки мал тотсак, эш барачак. Сыеры барның – сые бар диләр халыкта. 

– Ә җирле халыкны күбрәк нинди сораулар борчый?
– Бүген ике проблема бар: су һәм юл. Беренчесе буенча инфраструктураның яртысы искергән. Дөрес, аны яхшырту, яңарту буенча эшлибез инде, моңа ел саен ярыйсы гына суммада акча бүленеп бирелә. Юлларга килсәк, районда аның торак пунктлар эченә караганы 243 чакрымны тәшкил итә. Юллар федераль, республика, муниципаль бюджет хисабына төзекләндерелә, әле моңа өстәп үзара салым программасын әйтергә кирәк. Шушы чыганаклардан проблеманы хәл итәргә тырышабыз. Аны приоритет буенча эшлибез, чөнки кайбер җирләрдә юл бөтенләй юк, башта аларның сорауларын чишәбез. Юлның бер чакрымына вак таш түшәтү генә дә 10 миллион сум тора, ә ул барысына да кирәк. Шуңа күрә ихтыяҗ буенча карыйбыз. Халкыбыз мәнфагатен кайгыртып, уңайлы яшәү шартлары тудыру – минем алда торган иң төп бурыч. Апаска керү урынын матурлау (Апасыбыз ерактан балкып, үзенә җәлеп итергә тиеш!), район үзәгендәге аграр көллияттә яңа 80 урынлы тулай торак бинасы төзү – болар барысы да якын киләчәктә тормышка ашырылачак планнар. Апас аграр көллияте дә игътибарга лаек, районыбыз киләчәгенә зур өлеш кертә торган уку йорты ул. Авыл хуҗалыгында эшләр өчен яхшы белгечләр кирәк, шунлыктан көллияткә зур игътибар бирәбез. Студентларны укыганда ук хезмәткә өйрәтәбез, белемнәрен эш белән ныгытып барырга да мөмкинлеләр бар. Гомумән әйткәндә, Апасның үсеш мөмкинлеге бик зур, җиң сызганып эшләргә генә кирәк.

– Район башлыгы вазифасына сез коммерция өлкәсеннән килдегез. Хөкүмәт эшенә күчкәнгә үкенмисезме?
– Кичә генә бер гыйлемле кеше белән сөйләшеп утырганда ул да шушы ук сорауны биргән иде. Аннары кич буе бу хакта уйланып йөрдем. Юк, үкенмим, үзең ясаган адымнарны кабул итәргә кирәк. Зарланып утыру килешми. Үкенү юк, әмма ниндидер ностальгия бар, әмма хезмәтемнең нәтиҗәсен күрәм, шул миңа көч һәм алга таба тырышырга куәт бирә. Республика җитәкчелеге ышаныч белән шушы эшне тапшырган икән, димәк аны акларга кирәк. 

– Социаль челтәрләрне бик актив кулланасыз, комментарийлар да язасыз. Бу сезгә нәрсә бирә, ни өчен кирәк дип саныйсыз?
– Кешегә якын буласым килә. Ун ел артка китеп карасак, район башлыгы җирле халык өчен соңгы инстанция кебек кабул ителгән. Ә хәзер бит мобиль булу, халыкка якынаю өчен барлык шартлар да бар. Социаль челтәрдә райондашларым белән яңалыкларны бүлешү, аларның комментарийларына җавап бирү миңа дусларым белән аралашкан кебек. Барысын да бик якын итәм, һәр комментарийны укып барам, җавап бирергә тырышам. Социаль челтәрләр аша күп кенә мәгълүматны беләсең, шулар арасында проблемалар да җитәрлек. Иң мөһиме –хакимият органнары вәкилләрен тонуста тота бу, чөнки һәрберсенең җаваплы эше бар, аны җиренә җиткереп башкару таләп ителә. Проблема миңа кадәр барып җитә икән, димәк кайсыдыр өлкәнең хезмәте “аксый” дигән сүз. 

– Язган комментарийлар буенча карарлар кабул итәсезме?
– Әлбәттә! Әгәр ул шәхсән кешегә кагыла икән, шул ук секундта кирәкле белгечкә шалтыратып, күрсәтмәләр бирәм. Менә бер шундый хәл булды. “Казан Экспо”дагы мобилизацияләнгән егетләребезгә кирәк-яраклар белән тулы рюкзак илткән идек. Бер егетебез рюкзакны килеп ала алмаган, миңа социаль челтәрдәге битемә бу мәгълүмат килеп ирешү белән мәсьәлә хәл ителде, аңа рюкзакны икенче көнне үк илтеп килдек. Тиз арада, оператив хәл итеп була торган сорауларны көнендә үк хәл итәргә тырышам, күп вакыт, яки зур чыгымнар сораган мәсьәләләрне приоритет буенча эшлибез.

– Апас районы хакимиятендәге команда әйбәтме соң?
– Мин бит Апас егете, инде ун еллап Апаста депутат та, шуңа күрә райондашларымны яхшы беләм. Сүз дә юк, барысын да алмаштырып та була, эштән куарга да әллә ни күп кирәкми, әмма мин һәр кешегә мөмкинлек бирү ягында. Хезмәткәрләрне укытып, кирәкле белем биреп, һәр кешенең потенциалын ачу – минем эш алымы. Эшебездән ямь табып хезмәт итәргә насыйп булсын, Апасыбыз чәчәк атсын, халкыбыз матур итеп яшәсен!
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading