Көнбатыш Россиягә басым ясаганда, Япония дә үз мәнфәгатен кайгыртып калырга өметләнә. Ул кабат Курил утраулары мәсьәләсен күтәреп, киеренкелекне арттыра.
Курил утраулары турында Япония әледән әле искә төшерә. Икенче Бөтендөнья сугышы нәтиҗәләре буенча ул утрауларның СССР составына күчүе турында җавапны да алып тора үзе. Моны раслаучы халыкара документлар бар, нацистлар Германиясе белән союздаш булган Япония ул сугышта җиңелүче як. Ә капитуляция ул – җиңүче як куйган таләпләр белән килешү. Юридик яктан бернигә ирешү мөмкинлеге булмаса да, Япония бу мәсьәләне күтәреп ала. Йә ул сайлаулар вакытында кандидатларның күбрәк тавыш җыярга теләвеннән барлыка килә, йә кемгәдер ярарга тырышудан.
Һава киңлекләре ябылгач, хәзер самолетларга урау юллар белән Токиодан Лондонга 14 сәгать очарга туры килүен күздә тотсак, бүген Европада барган хәлләр Японияне бөтенләй борчымаска тиеш кебек. Ул Украина белән куркынычсызлык өлкәсендә һәм икътисадта бернинди әшнәлек итми. Ләкин АКШ бар бит, ә ул Япониянең бердәнбер хәрби һәм сәяси союздашы. АКШ бөтен Европаны Россиягә каршы куярга тырышканда, Япония читтә кала алмый. Андый очракта Хиросима белән Нагасаки фаҗигасе хәтерләрдән сызып атыла күрәсең. Башкалардагы кебек, Япониядә дә бүгенге буын тарихны белеп бетерми бугай.
Кайбер кайнар башлар Японияне хәрби көч ярдәмендә әлеге утрауларны яулап алырга да өнди. Аның территориясендә АКШның иң зур хәрби көчләре торуына карамастан, бүген утраулар өчен сугыш башларга беркем дә теләк белдермәячәк. АКШның төп максаты – башкаларны ырылдатып, читтән күзәтү генә. Курил өчен Икенче Бөтендөнья сугышы чорыннан бирле беркем дә сугышырга теләмәгән, бүген дә беркем дә теләк белдермәячәк. АКШ бөтен дөньяга сугышта катнашмаячагы һәм атом-төш коралы кулланмаячагы турында белдерә. Мондый хәлнең СССР чорыннан бирле булганы юк. Кем нәрсә генә дип куркытмасын, Украинага да беркем тыгылмаячак. Кыскасы, Курил мәсьәләсе ераккарак күченә әле. Кечкенә генә низагларның зур сугышлар китереп чыгара алу сәләте барлыгын Адәм баласы аңлый. Японнар да моны аңлый алганда, бик хуп булачак.
Көч белән хәл итеп булмасын аңлап, Көнбатышка ияреп, Япония дә бүген санкцияләр кабул итә. Экспорт чикләүләре югары технология подукцияләренә дә кагыла дип белдергәннәр иде. Әлеге продукцияләрдә кулланылучы ярымүткәргечләрләрне бирмәс инде хәзер японнар, тик нәрсәдән ясарлар икән аны? Ярымүткәргечләр өчен неон кирәк, ә ул аны Россиядән сатып ала. Шулай ук электрон җайланмаларда, автомобильләрдә кулланыла торган палладийны да.
Җир йөзендәге бөтен палладийның яртысыннан күбрәге күршеңдә табылганда һәм икътисадыңның күпмедер өлеше аның белән тыгыз бәйләнгән булганда, территориаль бүленеш турында сүз башлау урынсызрак. Ә неон белән бөтен дөньяны төп башына утыртып калдырып була, чөнки Җир йөзендә аның 90 проценты Россиягә туры килә. Микропроцессорлар белән чипларны неонсыз ясый алучылар юк әле. Билгеле, үзебездәге заводлар төзелеп беткәнче күпмедер вакыт кирәк булачак, әмма тегеләрнеке дә буш торачак. Россиядән неон белән палладий килгәнче...
Фото:https://pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар