16+

Татарстан Дәүләт гербы көне мәңгелек кыйммәтләр һәм максатлар турында искә төшерә

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне белән котлады.

Татарстан Дәүләт гербы көне мәңгелек кыйммәтләр һәм максатлар турында искә төшерә

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне белән котлады.

«Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне белән чын күңелдән котлыйм.

Илнең аерылгысыз атрибутлары булган Герб, Флаг һәм Гимн – дәүләтнең милли-мәдәни үзенчәлекләрен үзендә туплаган, тарихи үткәннәр һәм рухи-әхлакый кыйммәтләр белән бәйләнешне, территориаль һәм административ бөтенлекне чагылдыра торган символлар.

Татарстанның бүгенге дәүләт символлары өч дистә еллар элек барлыкка килде. Республика гербы 1992 елның 7 февралендә, кайнар бәхәсләр аша расланды. Татарстанның дәүләт флагы төсләрендә эшләнгән гербның һәрбер элементы тирән мәгънәгә ия һәм ныклыкны, какшамас бердәмлекне, яңарыш көчен гәүдәләндерә.

Милли бизәк белән каймаланган һәм өч алтын түгәрәк белән әйләндереп алынган кызыл кояш уртасына горур Канатлы Барс – Идел буе болгарларының байлык, уңыш һәм затлылык билгесе урнаштырылган. Аның күтәрелгән тәпие югары хакимиятнең бөеклеген һәм киләчәккә омтылышны, янтагындагы калканы хокукый һәм икътисади тотрыклылыкны, сигез таҗлы кашкарый чәчәге мәңгелек яшәү чишмәсен һәм озын гомерне ассызыклый.

Без республиканың төп геральдик билгесен иксез-чиксез илебезнең һәрбер почмагында гына түгел, аннан читтә дә танулары һәм ихтирам итүләре белән горурланабыз. Татарстаныбызда яшәүче төрле милләт һәм дин вәкилләре киләчәк тормышны ныклы нигездә кора. Аңа гомумгражданлык теләктәшлеге, милләтара һәм динара татулык, мәдәниятләр багланышы, традицион гаилә кыйммәтләре, Ватанны ярату салынган. Безне барыбызны да рухи бердәмлек һәм Ватанга тугрылык, республикабызны тагын да көчле һәм уңышлы итү омтылышы берләштерә.

Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне һәрбер кешенең йөрәгендә булган мәңгелек кыйммәтләр һәм максатлар турында тагын бер кат искә төшерә. Ышанам ки, хезмәт казанышларына һәм фән, мәдәният, спортта яңа биеклекләр яуларга рухландыручы әлеге изге символ киләчәк буыннар өчен дә шундый ук кадерле булачак.

Бу истәлекле көндә тынычлык, игелек һәм Татарстан Гербы чагылдыра торган барлык изге теләкләрне кабул итегез! Сезгә бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим!» диелә текстта.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading