16+

Татарстан Президенты өенә кайтып керә алмый, бугай...

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова журналистларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның бу көннәрдәге эш режимы белән таныштырды. Ходай республикабыз әйдаманына исәнлек-саулык бирә күрсен, Рөстәм Нургалиевич өенә кайтып та керә алмый ахыры, дигән тәэсир кала. Сәфәр дә сәфәр.

Татарстан Президенты өенә кайтып керә алмый, бугай...

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова журналистларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның бу көннәрдәге эш режимы белән таныштырды. Ходай республикабыз әйдаманына исәнлек-саулык бирә күрсен, Рөстәм Нургалиевич өенә кайтып та керә алмый ахыры, дигән тәэсир кала. Сәфәр дә сәфәр.

Көтәбез сезне Босния һәм Герцеговина!

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация Босния һәм Герцеговина дәүләтендә эш сәфәрендә булып кайтты.
— Республика вәкилләрен бик җылы кабул иттеләр. Анда халыкның 51 проценты мөселманнар. “Ансат” вертолетларын җибәрү турында сөйләшенде. Рөстәм Нургалиевич эшкуарлар белән очрашты, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән андагы мәчетне дә карады. Рөстәм Миңнеханов киләсе елда Казанда ислам динен кабул итүгә 1110 ел тулуга багышланган бәйрәмгә Босния һәм Герцеговина делегациясен кунакка чакырды, чакыру рәхмәт хисендә кабул ителде, - диде Лилия Галимова.

 Рөстәм Миңнеханов - Мәскәүдә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 21 апрельдә Мәскәүдә Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин белән очрашты. Лилия Галимова әйткәнчә, әңгәмә төзелеш темасына корылган. Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга еллык Юлламасында да катнаша.

 Самолеттан төшүгә-форум

Казанда 22 апрельдә “Казан Экспо”да Халыкара “Энергия чыганакларының нәтиҗәлелеге” форумы ачыла. 80 предприятие экспозиция тәкъдим итә, чарада 8 чит ил компаниясе дә катнаша.

Форум кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Магадан өлкәсе губернаторы Сергей Носов белән очраша. Татарстан белән Магаданның сәүдә әйләнеше 560 миллион сумны гына тәшкил итә. Бездән машина төзелеше продукциясен җибәрүне, алардан халык кулланышы товарларын кайтаруны тагын да җанландыру турында сүз барачак, хезмәттәшлек килешүләре кабул ителәчәк. Магадан өлкәсендә 1415 татар яши, - диде Лилия Галимова.

 Тукайга шигырь дә дога булсын

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышлап, 26 апрельдә-Туган тел көнендә Казанда һәм Кырлай авылында мәдәният һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашында шигырь бәйрәмнәре була.
— Президент бу көнне әдәби чараларда катнаша, Тукай һәйкәленә чәчәкләр сала, иҗат интеллигенциясе белән очраша, Дәүләт бүләкләре тапшыра,- диде Лилия Галимова.

 1 майда “маевка” юк

Лилия Галимова сүзләренә караганда, республикада коронавирус йоктырып авыручылар һаман да теркәлә бирә, шунлыктан, санитар чараларга игътибарсызлык күрсәтергә ярамый. “Элеккеге кебек колачлы чараларга 100 процент белән әйләнеп кайту булмас, мөгаен. 1 май бәйрәменә республика чаралары үткәрелми. Муниципалитетларда оештырыла торган чаралар алар карамагында", - диде ул.

 “Үлемсез полк” әлегә резервта

 Йөзләрчә мең кешене җыйган патриотик акция дә хәзергә сорау астында. “Үлемсез полк” хәлиткеч һөҗүмгә ярдәм гаскәре кебек резервта тора.
— Федераль штаб “Үлемсез полк” акциясен онлайн рәвештә генә үткәрергә тәкъдим итте,- диде Лилия Галимова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading