16+

Рөстәм Миңнеханов төзелеш буенча Халыкара чемпионатны «кесәсенә» салып та куйды

 Казанда 5-8 октябрьләрдә “Казан Экспо” үзәгендә II нче Халыкара төзелеш чемпионаты бара. Анда 27 илдән бер мең кеше төзелеш һөнәрләрендә команда һәм шәхси беренчелеккә ярыша. Җиңүчеләргә приз фонды 44 миллион сумнан артык.

Рөстәм Миңнеханов төзелеш буенча Халыкара чемпионатны «кесәсенә» салып та куйды

 Казанда 5-8 октябрьләрдә “Казан Экспо” үзәгендә II нче Халыкара төзелеш чемпионаты бара. Анда 27 илдән бер мең кеше төзелеш һөнәрләрендә команда һәм шәхси беренчелеккә ярыша. Җиңүчеләргә приз фонды 44 миллион сумнан артык.

Чемпионатны ачу тантанасында Россиянең төзелеш министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Росатом генераль директоры Алексей Лихачев катнашты. Җитәкчелек иң элек инновацион технологияләр күргәзмәсен карап чыкты. Халыкара бәйге Россиянең Төзелеш министрлыгы, Росатом, Татарстан Хөкүмәте һәм илебезнең эре предприятиеләре ярдәмендә оештырылган.

Илһам Шакиров исемендәге залда Чемпионатны ачу тантанасы чыгышлар һәм концерт-спорт тамашасы белән үрелеп барды.
— Төзелеш буенча чемпионат үткәрү Россия Федерациясенең Төзелеш министрлыгы тарафыннан хупланды. Төзелеш оешмалары санкцияләр шартларында да күләмле эшләр башкара. Татарстан төзелеш тармагында алдынгыларның берсе,-диде Россиянең төзелеш министры Ирек Фәйзуллин. Чемпионатны ачу 5 октябрьдә узганлыктан, министр укытучыларга һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлау юлларга да онытмады. Ирек Фәйзуллин сәхнәдән Армения, Беларусь, Казахстан, Әзәрбайҗан командаларын исемләп сәламләде.

Росатом генераль директоры Алексей Лихачевның үзенең чыгышын:”Исәнмесез, кадерле дуслар!”-дип, берничә татарча җөмлә белән башлавын залдагы халык алкышлап кабул итте.

— Төзелеш һөнәрен сайлаган, төзелеш отрядларында катнашучы студентларга рәхмәт! Һәр җитәкче эшчәнлеге белән төзүче. Россиянең киләчәген төзү сезнең кулларда. Бу чемпионатта җиңелүчеләр булмый, бу- тәҗрибә туплау мәйданы,-диде Алексей Лихачев.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та үзенең сәламләү чыгышын ана телебездә башлады.
— Татарстан- сәнәгать республикасы. Быел сәнәгать тармакларына 700 миллиард сум инвестицияләр кертелде. Төзелеш тармагы бик мөһим, чөнки төзелештән башка сәнәгатьне дә һәм социаль өлкәне дә үстереп булмый. Гадәттә, төзүчеләрне орышалар инде ул, ләкин сез төзүче һөнәрләрен сайлап дөрес эшләгәнсез,- диде республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов.

Ахырда, уенын-чынын бергә кушып, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов:”Халыкара төзелеш чемпионатын инде тегендә-монда күчереп йөртмәбез, гел Татарстанда үткәрербез”,- диде. Бу сүзләрне залда утыручылар янә алкышларга күмде. 

Чемпионатта катнашучылар төзелеш өлкәсенә караган 20 төр биремдә үзләренең осталыкларын күрсәтә. Россиянең һәм чит илләрнең предприятиеләре вәкилләре команда беренчелегендә чыгыш ясый. Студентлар арасындагы бәйге аерым оештырыла, алар өчен приз фонды 11,4 миллион сум. Моннан тыш, “Россия-мөмкинлекләр иле” (“Россия-страна возможностей”) автоном коммерциячел булмаган оешма җиңүчеләргә махсус приз- Россия буйлап сәяхәт юлламалары бүләк итә.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading