16+

Татарстанда автобус йөртүчеләрне тикшерәчәкләр

«Автобус» профилактик чарасы 16-31 мартта узачак.

Татарстанда автобус йөртүчеләрне тикшерәчәкләр

«Автобус» профилактик чарасы 16-31 мартта узачак.

ЮХИДИ автобус йөртүчеләрне тикшерәчәк. Соңгы ике айда гына автобус йөртүчеләр гаебе белән 27 авария булган. 31 кеше имгәнгән. Үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда, юл-транспорт һәлакәтләре саны алты очракка арткан. Һәлакәтләрнең төп сәбәбе - тизлекне арттыру, юл чатын кисү кагыйдәләрен үтәмәү, төзек булмаган автобусларда рейска чыгу һәм юл хәрәкәтенең башка катнашучылары белән дистанцияне үтәмәү. Чараны уздыру чорында медицина һәм техник рөхсәт булу, тахографларның төзеклеге, көн режимын үтәү, шулай ук тизлекне саклау тикшереләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading