- Җитәкчелек белән бергә, Татарстан бу юнәлештә зур эш башкарды. Татарстанның иң ерак районнарында урнашкан сайлау участоклары да индивидуаль саклану чаралары белән тәэмин ителде, - ди Андрей Кондратьев.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: сайлау участокларының мәйданнары төрле, әмма система тавыш биреп, бинадан чыга торган кеше белән тавыш бирергә кереп кенә бара торган кеше очрашмаслык итеп эшләнелгән.
Моннан тыш, сайлау участогында эшләячеләр дә, эш башланыр алдыннан тән температурасын үлчәү, дезинфекцияләү кебек процедуралар уза.
- Сайлау участокларына килүчеләр күпчелеге үзләренең битлекләре, перчаткалары һәм ручкалары белән иде. Паспорт та хәзер кулдан-кулга күчерелми. Кеше аны ачып кына күрсәтә. Тавыш бирүгә әзерләнгәндә, сайлау комиссиясе әгъзаларының кайберләре андый аралыкта паспорт мәгълүматларын күрми булып чыкты. Әгъзаларны тренировать иттек. Татарстанның сайлау системасы нинди көчле һәм тотрыклы булмасын, стресслы сынау уза. Соңгы атнада Татарстанда сәяси активлык бик нык үсте. Шәхсән мин үзем генә дә партияләрнең берничә конференцияләренә чакыру алдым. Бу эпидемиологик хәлдән чыгуның бик яхшы күрсәткече, - диде Андрей Кондратьев.
Сайлау участокларын белмәүчеләр өчен Үзәк сайлау комиссиясе сайтына мөрәҗәгать итә ала. Анда сайлау комиссияләренең адреслары, телефоннары, сайлау комиссиясе әгъзалары – барысы да язылган.
Беренче көн булганлыктанмы, кайбер сайлау участокларында эш графигы буенча аңлашылмаучанлыклар да килеп чыккан. Андый очракларны Кондратьев Үзәк сайлау комиссиясенә хәбәр итәргә тәкъдим итте.
Комментарийлар