16+

Татарстанлылар сәяси вакыйгаларга һәрвакыт җаваплы карый

Россиядә 2024 елның 15,16 һәм 17 мартларында Россия Федерациясе Президентын сайлаулар була.

Татарстанлылар сәяси вакыйгаларга һәрвакыт җаваплы карый

Россиядә 2024 елның 15,16 һәм 17 мартларында Россия Федерациясе Президентын сайлаулар була.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә экспертлар җәмәгатьчелекнең сайлауларга карата фикере белән таныштырды.

– Татарстанда тормыш-көнкүреш, илнең башка төбәкләре белән чагыштырганда, күпкә яхшырак, мөмкинлекләр зуррак. Шунлыктан, татарстанлылар сайлауларга җаваплылык күрсәтеп, актив рәвештә килә. Университетның социологик тикшеренүләр лабораториясе үтенече буенча “Татарстан-җәмәгатьчелек фикере” фонды сораштыру үткәрде. Сораштыру быелның 30 гыйнварыннан 13 февраленә кадәр республиканың төрле районнарында башкарылды. Татарстанлыларның 85 проценты тавыш бирүдә катнашачагын әйтә. Сораштырылган кешеләрнең 80 проценты -  Владимир Путинга, 5 проценты – Николай Харитоновка (КПРФ), 3 проценты – Леонид Слуцкийга (ЛДПР) һәм 2 проценты Владислав Даванковка (“Новые люди”) тавыш бирергә ниятләвен белдергән,-диде Казан федераль университеты профессоры Мария Ефлова.

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең дәүләт хакимияте органнары белән эшләү буенча директоры Кирилл Родин сөйләгәнчә, Россиядә сайлаучыларның 77 проценты тавыш бирүдә катнашуы фаразланыла.

 – Сораштырулар күрсәткәнчә, Россия буенча сайлаучыларның 70 проценты Владимир Путин кандидатурасына тавыш бирәчәк. Дөньядагы катлаулы сәяси хәлләр җәмәгатьчелекнең ил Президенты Владимир Путин тирәсенә туплануына этәрә,-диде Кирилл Родин.

“Диолог Регионы” автоном коммерциячел булмаган оешманың Татарстандагы бүлекчәсе җитәкчесе Марсель Гыйльмиев сүзләренә караганда, татарстанлылар сораштыруларда төзелеш, төзекләндерү, эш белән тәэмин итү, экология, демография программалары кысаларында алып барылган эшләргә канәгать булганлыкларын әйткән.

– Татарстанлылар Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасында телгән алган гаилә, кадрлар, гомер озынлыгы турындагы программа күрсәтмәләрен дә хуплый. Без үткәргән сораштыруларда тулай тораклар мәсьәләсендә дә сораулар бар иде. Җаваплардан күренгәнчә, тулай торакларга ихтыяҗ зур әле,-диде Марсель Гыйльмиев.

“Теория Дарвина” агентлыгы генераль директоры Владимир Кутилов фикеренчә, сайлауларда икенче урында Николай Харитонов булачак.

– Икенче урын өчен көрәш кискен барыр, мөгаен. Икенче урын Дәүләт Думасында депутатлар фракциясе өчен мөһим. Россия Президенты Владимир Путинның Казанга “Киләчәк Уеннары” халыкара турнирын ачарга килүе, Казан авиация заводында ясалган ТУ-160 очкычында штурвал артында очуы татарстанлылар арасында Владимир Путинның рейтингын 80 процентка кадәр күтәрде. Электрон тавыш бирү ул әле киләчәк гамәле, татарстанлылар сайлау участокларына, гадәттә, гаиләләре белән килә,-диде Владимир Кутилов.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading