16+

Татарстанның байлыгыннан чит илләр дә өлеш алырга тели

“Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә 26-28 августларда “Татнефтегазхимфорум-2024” чарасы уза.

Татарстанның байлыгыннан чит илләр дә өлеш алырга тели

“Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә 26-28 августларда “Татнефтегазхимфорум-2024” чарасы уза.

Аның кысаларында TatOilExpo күргәзмәсе дә эшли.

Татарстан вице-премьеры урынбасары-сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта сөйләгәнчә, форумда Россиянең 28 төбәге, Мәскәү һәм Санкт-Петербург, шулай ук Кытай, Әзәрбайҗан, Белоруссия предприятиеләре вәкилләре катнашачак. 

– Конференцияләрдә нефть-газ-химия өлкәсенә караган технологияләр, кадрлар, экологияне саклау темалары күтәреләчәк. “Товар җибәрүче көне” чарасында предприятиеләр үзләренең куәтләрен тәкъдим итәчәк. Санкцияләр үзебезнең технологияләрне үстерергә этәргеч кенә бирә. Европа компанияләре санкцияләрне урау юллар белән узып, Россия һәм Татарстан белән хезмәттәшлек урнаштырырга омтыла барыбер дә. Татарстанның сәнәгать куәтләре көчле, ул – бай республика. Чит илләр компанияләре хезмәттәшлек урнаштырып, үзләренә табыш алырга тели, – диде Олег Коробченко.

“Казан Экспо” үзәге генераль директоры урынбасары Игорь Астафьев әйткәнчә, форум кысаларындагы күргәзмәне теләге булган һәр кеше карый ала. 
– Казанның “Җиңү проспекты” метро станциясеннән шаттл автобуслары йөреп торачак. Югары уку йортлары студентлары да чакырулы, – диде Игорь Астафьев.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading