16+

Тавыш бирүдә катнашып автомобиль отарга була

Россиядә 15,16 һәм 17 март көннәрендә Россия Федерациясе Президентын сайлаулар үткәрелә.

Тавыш бирүдә катнашып автомобиль отарга була

Россиядә 15,16 һәм 17 март көннәрендә Россия Федерациясе Президентын сайлаулар үткәрелә.

– Россиядә 2024 ел – Гаилә елы. Республикада әлеге шигарь астында күпсанлы мәдәни-спорт чаралары оештырыла. Гаилә белән җыйнаулашып сайлау участогына бару матур традиция булсын иде. Быел сайлауларда катнашучылар арасында 3 берәмлек “Лада-Веста” автомобиле уйнатыла. Сайлау участогында тавыш биреп, браслет алырга һәм гаилә белән фоторәсемгә төшәргә кирәк. Шул фоторәсемне Вконтакте социаль челтәрендә “Всей семьей на выборы” яки “Татарстан, алга!” хештегы белән урнаштырасың. Фоторәсемнәр арасыннан 3 җиңүче ачыклана,-дип хәбәр итте Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә.

Казан шәһәре Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Булат Алиев әйткәнчә, башкалада 466 сайлау участогы булдырылган, алар тулы әзерлектә. Казанда 927,6 мең сайлаучы исәпләнә, шулардан 24,3 меңе тәүге мәртәбә тавыш бирәчәк.

– 40 сайлау участогында медицина хезмәткәрләре дә эшләячәк. Кешеләр кан басымын үлчәтә, ЭКГ ясата алачак, шулай ук терапевт та кабул итәчәк. 20 сайлау участогында балаларга осталык дәресләре бирелә. 170 сайлау участогында, 20-25 процентка арзанрак бәяләрдән, көнкүреш товарлары ярминкәләре оештырыла, - диде Булат Алиев.

Сайлау браслетын күрсәтеп, Казанда 15,16 һәм 17 март көннәрендә җәмәгать транспортында бушлай йөреп булачак. 

“Ак барс Арена” стадионында 17 мартта 12.00 сәгатьтән 21.30 сәгатькә кадәр “Сайлауларга бөтен гаилә белән” фестивале тәкъдим ителә, аңа сайлау браслетын күрсәтеп керәсең. Салават, Гүзәл Уразова, Иванушки International, “Турецкий” хоры, “Кармен”, Ваня Дмитриенко чыгыш ясаячак.

“Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары Светлана Кадыйрова әйткәнчә, телеканал 15,16 һәм 17 мартларда сайлау тематикасын киң яктыртачак.

– “Гаилә марафоны” үткәрелә. “Ак Барс Арена”дан концерт эфирга чыгарыла. “Лада-Веста” автомобильләренең икесе “ТНВ” студиясендә уйнатыла,-диде Светлана Кадыйрова.

Татарстанда 15-17 март көннәрендә гражданнарның сайлау хокуклары мәсьәләләре буенча “кайнар элемтә” оештырыла. Шалтыратулар һәм хәбәрләр 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр WhatsApp мессенджерында 8 (960) 049-68-14 телефоны буенча кабул ителә.

Казан мэры Илсур Метшин казанлыларны сайлауларда катнашырга чакырды. Ул быелгы сайлауларның катлаулы тышкы сәяси шартларда узачагын искәртте. Шәһәр башлыгы Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасында авария хәлендәге тораклардан күчерү программасы башланачагы турындагы хәбәргә аеруча әһәмият бирде. Әлеге илкүләм программага 4,5 триллион сум каралган.

 Республикада 50 меңгә якын кеше сайлауларда үзе яшәгән урында түгел, ә башка участокларда катнашачагын “Мобильный избиратель” механизмы аша белдергән.

Сайлауларга 4 кандидат куелды: Владислав Даванков (“Новые люди” партиясеннән), Ленид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм илнең хәзерге башлыгы Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче буларак).

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading