16+

"Точмаш" заводы яңарыш кичерә

Мәҗит Гафури урамындагы бинадагы “Точмаш” язуына күзем төште. “Казан төгәл машина төзелеше заводы” фәнни-җитештерү берләшмәсе” федераль казна предприятиесенең елъязмасы 1941 елдан килә.

"Точмаш" заводы яңарыш кичерә

Мәҗит Гафури урамындагы бинадагы “Точмаш” язуына күзем төште. “Казан төгәл машина төзелеше заводы” фәнни-җитештерү берләшмәсе” федераль казна предприятиесенең елъязмасы 1941 елдан килә.

Бөек Ватан сугышы башлангач Мәскәү, Ленинград, Клин, Ногинск, Кунцев, Гомель һәм башка шәһәрләрнең заводлары яки фабрикалары Казанга эвакуацияләнгән. Ленинградтагы М. И. Калинин исемендәге завод та, үзенең техник җиһазлары һәм кадрлары белән бергә, 1941 елның июль-август айларында Казанга күченә. Шул елның август-сентябрь айлары эчендә җиһазлар җыеп бетерелә, 7 ноябрьдә тәүге продукция фронтка озатыла.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин указы нигезендә Казанга “Хезмәт батырлыгы шәһәре” исеме бирелде. Башкалабыз әлеге мактаулы исемгә 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә зур өлеш керткән шәһәр буларак иреште. Монда, әлбәттә инде, “Точмаш” заводы коллективының да хезмәт өлеше саллы.

 Бөек Ватан сугышы безнең Җиңү белән тәмамланганнан соң завод, махсус продукция белән  беррәттән, авыл хуҗалыгы өчен дә җиһазлар җитештерергә керешә. Сигезенче бишьеллык йомгаклары күрсәткечләре коллектив өчен аеруча шатлыклы була. 1981 елда завод Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. 

1990 еллардан “Точмаш” заводы авыр чор кичереп алды. Республика җитәкчелеге тырышлыгында һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, “федераль үзәк ярдәмендә” предприятие бөтенләй юкка чыгудан саклап калдырылды. Бүген заводка колачлы үзгәртеп төзү башкарыла, яңадан техник җиһазландырыла. Ике модуль газ котельные эшләтеп җибәрелгән. Хәзер биредә җитештерү эшчәнлеге сәнәгать иминлеге таләпләренә һәм санитария кагыйдәләренә җавап бирә. Җитештерүдә энергия сакчыллыгына ирешкәне өчен Татарстан Хөкүмәте коллективны махсус Диплом белән бүләкләде.

 “Точмаш” заводы продукция җитештерүне җанландырган саен, коллективны да үстерә. Техник белгечлекләре булган кешеләр биредә эшкә урнаша ала.

“Точмаш” заводы вәкиле Светлана Рулькова әйткәнчә, предприятиегә 18 яшьтән 60 яшькә кадәрге кешеләр кабул ителә. Җыючылар, операторлар, контролерлар, радиоэлектрон аппаратура станокчылары һәм монтажчылары кирәк. Шулай ук такелажниклар, йөк күчерүчеләр, юу машиналары машинистлары таләп ителә. Техник белгечлекләре булмаган кешеләргә дә эш башкару мөмкинлекләре тудырыла.

 Хезмәт хакы 50 мең сумнан башлана, һәр ярты ел саен индексация ясала. Эшкә урнашучылар торак белән тәэмин ителә, юл чыгымы түләнелә, медицина тикшерүе узу предприятие хисабыннан, тулы социаль пакет, махсус эш киеме бирелә, хезмәт хакы вакытында түләп барыла.

 Кайбер белгечләргә зарарлылык өчен 4 процент өстәмә хезмәт хакы каралган, отпускка 7 көн өстәлә. Моннан тыш, пенсия вакытыннан алдан билгеләнә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading