16+

ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышы кайчан узачак?

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утыз икенче утырышы 15 июньдә узачак. Бүген ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Гадәттәгечә, көн тәртибенә тәкъдим ителәчәк сорауларны карый башлардан элек, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында булган мөһим вакыйгаларны билгеләп үтте.

ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышы кайчан узачак?

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утыз икенче утырышы 15 июньдә узачак. Бүген ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Гадәттәгечә, көн тәртибенә тәкъдим ителәчәк сорауларны карый башлардан элек, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында булган мөһим вакыйгаларны билгеләп үтте.

Утырышның көн тәртибен тәкъдим итеп, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры итеп билгеләү өчен Олег Коробченко кандидатурасын кертүен әйтте. Шуңа бәйле рәвештә Дәүләт Советы утырышының көн тәртибенә әлеге кандидатураны килештерү, Олег Коробченконың Дәүләт Советы депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату һәм Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты составына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләләр кертелә.

Парламентарийлар РФ субъектлары – Татарстан Республикасы һәм Чуваш Республикасы, Татарстан Республикасы һәм Башкортостан Республикасы арасында чикләрнең урнашу урынын билгеләү турында мәсьәләне караячак, ТР Хисап палатасының 2021 елдагы эшчәнлеге турындагы хисапны тыңлаячак.

Беренче укылышта 13 закон проекты каралачак, алар арасында 2021 елга ТР бюджеты һәм ТР ММИ Территориаль фонды бюджеты үтәлеше турында, оешмалар мөлкәтенә салым турында ТР законына, ТР сайлау кодексына, автомобиль юллары һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге турындагы законнарга үзгәрешләр кертү турында закон проектлары, шулай ук Дәүләт Советы Регламентына һәм ТР аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары да бар.

Утырыш барышында ТР Президенты йөкләмәсен үтәү йөзеннән әзерләнгән һәм наркотиклар һәм наркотиклы матдәләр әзерләү, сатып алу, саклау һәм сату өчен җәзаны катгыйландыруга юнәлдерелгән "РФ Җинаять Кодексының 64 статьясына үзгәреш кертү турында" Федераль закон проектын РФ ФҖ Дәүләт Думасына кертү буенча ТР Дәүләт Советының закон чыгару инициативасын карау планлаштырыла.

Президиум утырышында балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын оештыру турындагы мәгълүмат белән ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов чыгыш ясады. "180 меңнән артык бала һәм яшүсмер җәйге лагерьларда ял итә ала, - диде ул. - Хәзерге вакытта 1346 ял оешмасы базасында 78 меңгә якын бала һәм яшүсмер сәламәтлеген ныгыта. Быел балаларның җәйге ялына республика бюджетында 1 млрд. 744 млн. сум акча бүлеп бирү каралган. Шул исәптән 42,6 мең путевка тулысынча бюджет акчалары хисабына түләнә. 5 меңнән артык бала Кара диңгез буендагы сәламәтләндерү лагерьларында ял итәчәк. Федераль бюджет акчалары хисабына 470 бала "Артек" һәм "Бөркеткәй" Бөтенроссия лагерьларына җибәреләчәк.

Министр сүзләренә караганда, җәй азагына кадәр гамәлдә булачак кэшбэк системасы путевка бәясен түләгәндә зур социаль әһәмияткә ия. Шул ук вакытта әлеге схема буенча бер балага юлламалар саны чикләнмәгән, ягъни төрле сменаларга юлламалар сатып алган очракта да аның бәясенең яртысын кире кайтарырга мөмкин. 

Тимур Сөләйманов шулай ук депутатларга лагерьларда балаларның иминлеген, сәламәтлеген һәм туклану сыйфатын тәэмин итүне оештыру, вожатыйлар әзерләү, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балаларның тулы канлы ялы, сәламәтләндерүе һәм социаль адаптациясе өчен шартлар тудыру турында сөйләде.

Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова профильле министрлыкларның һәм тулаем республика Хөкүмәтенең балаларның җәйге ялын оештыру буенча эшен югары бәяләде. Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда бу юнәлештә зур үзгәрешләр булган. Парламентарийлар җәйге лагерьларның тотрыклы эшләвен тәэмин итүдә катнаша, алар сыйфатлы туклануны оештыру, юллар төзү, кадрлар белән тәэмин итү һәм лагерьларда медицина хезмәте күрсәтү мәсьәләләрен контрольдә тота һәм хәл итәргә ярдәм итә. Комитет физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның һәм ишле гаиләләрдәге балаларның ялын оештыруны, профильле сменалар үткәрүне аерым контрольдә тота.

Республика лагерьларында балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләсенә аңлатма биреп, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу эштә ведомствоара бәйләнешләрнең нәтиҗәлелеген билгеләп үтте һәм Президиум әгъзалары, депутатлар һәм башкарма хакимият органнары вәкилләренең игътибарын балаларның тормыш куркынычсызлыгын һәм сәламәтлеген тәэмин итү зарурлыгына юнәлтте.

ТР Дәүләт Советы Матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading