16+

Виктор Потуремский: "Республика җитәкчелеге нәтиҗәле эшли"

Социаль маркетинг институтының сәяси анализ директоры Виктор Потуремский сайлаулар барышы турында сөйләде. 

Виктор Потуремский: "Республика җитәкчелеге нәтиҗәле эшли"

Социаль маркетинг институтының сәяси анализ директоры Виктор Потуремский сайлаулар барышы турында сөйләде. 

Быелгы сайлауларның башкаларыннан аермалылыгы – аның коронавирус белән бәйле чорда үтүе һәм бу хөкүмәтнең төрле хәлләргә әзерлеген күрсәтә. Виктор Потуремский билгеләп үткәнчә, Татарстан халкының республика җиткәчелегенә ышанычы зур. Сораштыру һәм тикшеренүләрдән күренгәнчә, хөкүмәткә карата кызыксыну уянды, республика хөкүмәте нәтиҗәле эшли, халыкның фикерен ишетә, ди белгеч.  

Электрон сайлауларга халыкның мөнәсәбәтен өйрәнү нәтиҗәләрен карасак, сайлаучыларның заманча технологияләргә, электрон тавыш бирүгә ышанычы булуын күрәбез. Хокук бозуларга килгәндә, бу хәл Иркутск, Новосибирск өлкәләрендә күзәтелгән: сайлауларны имитацияләү һ.б. 

Потуремский Татарстанда халыкның сайлауларга күпләп килүен һәм республиканың лидер булуын билгеләп узды. “Бу халыкның хөкүмәткә ышанычы булуын күрсәтә”, диде сәяси анализ директоры. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading