16+

Владимир Путин АКШның “үтен” сытты

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин дөньяда үзен бердәнбер супердержава итеп санаган, бернинди сәбәпсез, Гыйракка, Ливиягә бомбалар яудырган, төрле илләрдә “төсле революцияләр” ясап уйнаган АКШның “үтен” сытты, ни теләсә шуны кылануына киртә булып басты. Шунлыктан, Джо Байден чәбәләнеп “төкрек” чәчә дә инде.

Владимир Путин АКШның “үтен” сытты

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин дөньяда үзен бердәнбер супердержава итеп санаган, бернинди сәбәпсез, Гыйракка, Ливиягә бомбалар яудырган, төрле илләрдә “төсле революцияләр” ясап уйнаган АКШның “үтен” сытты, ни теләсә шуны кылануына киртә булып басты. Шунлыктан, Джо Байден чәбәләнеп “төкрек” чәчә дә инде.

Бөтендөнья “сүз сугышы” бара. Моңа кадәр кайбер чит илләрнең эреле-ваклы чиновниклары гына, АКШка ялагайланып, әнчек эт кебек, Россиягә карап өрә иде. 
Инде авыр артеллерия дә ата башлады. АКШ Президенты Джо Байден 17 мартта ABC News телекомпаниясенә әңгәмә бирде. Корреспондент Джордж Стефанопулос:”Сез Владимир Путинны беләсез. Сез аны үтерүче дип уйлыйсызмы?” - дип сорау бирде. Джо Байден: “Әйе”, - дип җавап кайтарды.

Бу хәлгә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 18 мартта Крым һәм Севастополь җәмәгатьчелеге белән онлайн очрашуы вакытында үз мөнәсәбәтен белдерде.
- Мин аңа әйтер идем: сәламәт булыгыз. Мин аңа сәламәтлек телим. Моны бернинди ирониясез һәм шаяртусыз әйтәм, - диде Президент Владимир Путин.
Джо Байден уйлавынча, Россия АКШтагы сайлауларга тыкшынган, Дональд Трампны кабаттан сайланырга ярдәм итәргә, ә аңа (Байденга) комачауларга омтылган, имеш. Россия моның өчен каты җавабын алачак икән. Югыйсә, АКШның Юстиция министрлыгы, Федераль тикшерүләр бюросы, Кибер иминлек һәм инфраструктура агентлыгы президент сайлауларына чит илләрнең йогынтысына дәлилләр тапмаган.

Президент Владимир Путин үзенең фикерләрен дәвам итеп сөйләгәнчә, АКШта намуслы, киң күңелле кешеләр күп. “Кем үтерүче?” дигән сорауга ишарә ясап, Владимир Путин тарихка мөрәҗәгать итте. Европалылар Америка континентын үзләштергәндә җирле халыкны кырган, индейцлар кабиләләренә турыдан-туры геноцидлык кылган. Аннан колбиләүчелек чоры, рәхимсез чор. Афроамерикалылар бүген дә үзләренә карата хаксызлык һәм юкка чыгару белән очраша. Иң куркыныч һәм саллы дәлил китерелде: АКШ дөньяда беренче ил булып, атом-төш коралы кулланды. Атом-төш коралы булмаган Япониянең Хиросима һәм Нагасаки шәһәрләренә атом бомбасы ташлады. Россия Президенты сүзләренә караганда, атом бомбасы ташлауда бернинди хәрби мәгънә юк иде, бу гади халыкны кыру иде. 
- АКШ үзе өчен файдалы мәсьәләләрдә генә мөнәсәбәтләр корырга тели. Алар безне үзләре кебек үк, дип санаса да, без башка кешеләр, безнең генетик һәм рухи-мәдәни код башка, без үзебезнең мәнфәгатьләрне яклый беләбез. Безнең үсешне туктатырга, санкцияләргә, мыскыллауларга карамастан, аларга безнең белән санлашырга туры киләчәк, - диде Президент Владимир Путин.

АКШ Президенты Джо Байденның сүзләрен дөнья җәмәгатьчелеге хуплап кабул итмәде. Мәскәү Кремле вәкиле Дмитрий Песков: “Бу бик начар сүзләр”, - диде. Япония экспертларында Байденның сәламәт булганлыгына шик туган. Англиянең Daily Mail газетасы укучылары “Ак йортка псих кереп урнашкан”, “Байден тарихта иң түбән дәрәҗәдәге президент” дигән фикерләр җиткергән. Франциянең Le Figaro газетасы да “Байден яки аклыдан язган яки хәйлә кора”, - дигән.
Төркия Президенты Таип Эрдоган да битараф калмаган. “Бу дәүләт башлыгы өчен ярамый торган сүзләр. Мондый белдерүне Путин кебек президентка карата кулланырга ярамый. “Минем карашымча, Путин бик оста җавап бирде һәм нәрсә кирәклеген эшләде”, - дигән ул.

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров тагын да усалрак итеп: “Чираттагы карачкы Байденга ил белән идарә итәргә түгел, ә дәваланырга кирәк”, - дигән. 

Төркиянең Sabah газетасы журналисты Беркан Тутар: “Путин салкын сугыш чорыннан соң АКШның глобаль гегемониясен үтерүче, Байденның хыялларын үтерүче”, - дип, тирән мәгънәле һәм дөрес сүзләр әйткән. Россиянең 2008 елда грузин сугышында, 2014 елда Украинада (Крым дип аңларга кирәктер), 2016 елда Сириядә, аннан соң Таулы Карабахта мөстәкыйль рәвештә хәлиткеч роль уйнаганлыгын мисал итеп китерә төрек журналисты. “Байден бу сүзләре белән АКШның геополитик җиңелүен таныды”, - ди Беркан Тутар.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин дөньяда үзен бердәнбер супердержава итеп санаган, бернинди сәбәпсез, Гыйракка, Ливиягә бомбалар яудырган, төрле илләрдә “төсле революцияләр” ясап уйнаган АКШның “үтен” сытты, ни теләсә шуны кылануына киртә булып басты. Шунлыктан, Джо Байден чәбәләнеп “төкрек” чәчә дә инде.

Фото: kremlin.ru

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading