16+

Владимир Путин МС-21 самолеты өчен композитлар буенча «Алабуга» проектын уңай бәяләде

Татарстанда Россиянең авиатөзелеш тармагы өчен югары технологияле материаллар эшләп чыгаруны үзләштерделәр.

Владимир Путин МС-21 самолеты өчен композитлар буенча «Алабуга» проектын уңай бәяләде

Татарстанда Россиянең авиатөзелеш тармагы өчен югары технологияле материаллар эшләп чыгаруны үзләштерделәр.

Россия Президенты Владимир Путин урта магистральле МС-21 самолеты өчен композит материаллар эшләп чыгару буенча «Алабуга» махсус икътисади зонасында гамәлгә ашырылган проектка уңай бәя бирде. Ул РФ Хөкүмәте әгъзалары катнашындагы киңәшмәдә шулай дип белдерде.

РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров Президентка очкыч өчен канат ясау юнәлешендә алып барылган эшчәнлек турында сөйләде.
«Без “Росатом“ белән көчләрне үз вакытында берләштердек һәм “Алабуга“да җитештерү эшчәнлеген җайга салдык. Шунлыктан МС-21 очкычы канатын статикада сынап карадык, дип зур ышаныч белән әйтә алам. Ул билгеләнгән характеристикаларны тулысынча раслады», - диде Мантуров.
Ул билгеләп үткәнчә, Россия сәнәгате МС-21 самолетын үзебезнең материалларны кулланып җитештерүгә бәйле проектны тәэмин итәргә әзер. «Яхшы», - дип җавап бирде Путин.

https://tatar-inform.tatar/

Фото: http://www.kremlin.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading