16+

Владимир Вавилов: “Татарстанның киләчәге, аның чәчәк атуы өчен тавыш бирдем”

Автобус эченә өстәл урнаштырылган, кабина һәм бюллетеньнәр тартмачыгы куелган. Иртәдән, сайлаулар башлану белән монда халык агыла башлаган. Сайлау комиссиясе вәкилләре әйтүенә караганда, халык бик актив тавыш бирә. Автобустан сайлаучылар өзелеп тормый.

Владимир Вавилов: “Татарстанның киләчәге, аның чәчәк атуы өчен тавыш бирдем”

Автобус эченә өстәл урнаштырылган, кабина һәм бюллетеньнәр тартмачыгы куелган. Иртәдән, сайлаулар башлану белән монда халык агыла башлаган. Сайлау комиссиясе вәкилләре әйтүенә караганда, халык бик актив тавыш бирә. Автобустан сайлаучылар өзелеп тормый.

Казан шәһәре Совет районының Азино микрорайонында яшәүчеләргә тавыш бирүдә уңайлыклар тудыру өчен өстәмә тавыш бирү урыннары булдырылган. Мәсәлән, Фучик урамының 98нче, 100нче, 106а, 141 нче, 143нче, 145нче, 149нчы, 151нче һәм  Минск урамының 28нче, 30нчы йортларында яшәүчеләр шул тирәгә куелган, тавыш бирү өчен көйләнгән махсус автобуста тавыш бирә. Автобус эченә өстәл урнаштырылган, кабина һәм бюллетеньнәр тартмачыгы куелган. Иртәдән, сайлаулар башлану белән монда халык агыла башлаган. Сайлау комиссиясе вәкилләре әйтүенә караганда, халык бик актив тавыш бирә. Автобустан сайлаучылар өзелеп тормый.

Россиянең танылган җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Анжела Вавилова исемендәге лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм итү буенча Төбәк иҗтимагый хәйрия фонды идарәсе рәисе, Дәүләт Советы депутаты Владимир Вавилов та шушы тирәдә яши һәм ул үзенең гражданлык бурычын нәкъ менә әлеге тавыш бирү өчен көйләнгән автобуста башкарды. Владимир Владимировичны бу тирәдә яшәүчеләр яхшы таный, ул автобус янына килеп басуга, аның тирәсенә берничә кеше җыелды. Ул аларның һәрберсе белән итагатьле итеп исәнләште, хәлләрен сорашты.  

Владимир Владимировичтан ”Сайлауларга нинди өметләр баглыйсыз?” дип сорамыйча булдыра алмадык. “Мин  Татарстаныбызның һәм аның халкының киләчәге өчен тавыш бирдем, республикабыз үссен чәчәк атсын, аның халкы муллыкта-иминлектә яшәсен дигән теләкләр белән үземнең гражданлык бурычымны үтәдем”, - дип җавап бирде ул.

Фәрит Нурмөхәммәтов

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading