16+

Хатын-кызларда да “Әби патша” булу хыялы бар

2024 елның 17 мартында Россия Президентын сайлау була.

Хатын-кызларда да “Әби патша” булу хыялы бар

2024 елның 17 мартында Россия Президентын сайлау була.

Россиянең Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова әйткәнчә, сайлаулар 3 көн дәвамында, ягъни, 15,16 һәм 17 март көннәрендә узачак.
Татарстанда Россия Президентын сайлауны үткәрү белән 1 үзәк сайлау комиссиясе, 65 территориаль һәм 2727 участок сайлау комиссиясе шөгыльләнәчәк. 

— Россия буенча 107 миллион 915 мең 325 россияле, шул исәптән республикада 2 миллион 928 мең 190 кеше ил башлыгын сайлауда катнашачак, дип уйланыла. Татарстан – актив сайлаучылар төбәге. Бу сер түгел, моны цифрлар дәлилли, - ди Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
 Сайлау кампаниясе вакытында “ИнформУИК” проекты кулланыла, ягъни, йорттан-йортка йөреп, сайлаучыларга хәбәр бирелә. Сайлау үткәрүгә блогерлар да катнаштырылачак, аларга күзәтүчеләр булырга тәкъдим ителәчәк.

Россия Президентлыгына инде 33 кеше теркәлде: тугызы – сәяси партияләр вәкиле, ә 24 кеше үз-үзен күрсәтте. Казанда Россия Президентын сайлауга күзәтчелек буенча иҗтимагый штаб ачылды. Республика күләмендә берничә мең күзәтүче әзерләү ниятләнелә.

Татарстаннан 4 кеше Россиянең хәзерге Президентының ышанычлысы булды, ә ил буенча аларның саны - 346. Татарстаннан “Ак Барс” хоккей командасының элекке уенчысы Данис Зарипов, “КАМАЗ” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Сергей Когогин, “Я смогу” оешмасын оештыручы Марат Ильясов, “Ярдәм янәшә - Помощь рядом!” хәрәкәте координаторы Ринат Фазылов ышанычлылар исемлегенә керде.

“Бердәм Россия” партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин әйткәнчә, Татарстанда сораштырулар күрсәткәнчә, татарстанлыларның 80 проценты киләсе сайлауларга Владимир Путин кандидатурасын хуплый.

Сайлау кампаниясе барышында илнең хәзерге башлыгы Владимир Путин кандидатурасына теләктәшлек күрсәтелеп, сайлаучылардан 2018 ел белән чагыштырганда 3 мәртәбәгә күбрәк имза җыелган. Владимир Путинның үзәк сайлау штабы рәистәше Владимир Машков искәрткәнчә, рекордлы сандагы имзалар – илнең бүгенге Президентына теләктәшлек билгесе. Бу сайлауда да җиңсә, Владимир Путин бишенче мәртәбә ил башлыгы була.

Россия Президентлыгына үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр 300 меңнән ким булмаган санда, ә сәяси партияләрдән күрсәтелгән кандидатлар 100 меңнән ким булмаган санда имза җыярга тиеш.

Россия Дәүләт Думасындагы партияләрдән ЛДПР партиясе – Леонид Слуцкий, КПРФ – Николай Харитонов, “Новые Люди” партиясе – Владислав Даванков кандидатурасын куйды. 

Хатын-кызлар арасында да “Әби патша” булырга хыялланучылар бар. Свердловск өлкәсеннән блогер Рада Русских һәм Тамбов өлкәсеннән икътисадчы Ирина Свиридова үз-үзләрен күрсәтте.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading