16+

“Жириновский бик акыллы кеше...”

Депутат булырга кая, кемнәр өйрәтә? Бары бай кеше генә депутат була аламы? Жириновский тормышта нинди? Бу хакта муниципаль депутатлар әзерләү белән шөгыльләнүче, һөнәре буенча сәясәтче булган Эмиль Гәрәев белән сөйләштек.

“Жириновский бик акыллы кеше...”

Депутат булырга кая, кемнәр өйрәтә? Бары бай кеше генә депутат була аламы? Жириновский тормышта нинди? Бу хакта муниципаль депутатлар әзерләү белән шөгыльләнүче, һөнәре буенча сәясәтче булган Эмиль Гәрәев белән сөйләштек.

Эмиль мәктәптә укыганда ук инде сәясәт белән кызыксына. Шуңа да әлеге юнәлеш буенча белем алырга ниятли. Инде университетка кергәндә үк ул “сәяси чыныгу” ала, чөнки сайлау алды кампаниясендә катнашып, соңрак күзәтүче булып эшли. Һәм хәтта “Яблоко” сәяси партиясеннән Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат буларак та бара.

- Сайлаулар – ул идарә итүнең туры рычагы. Моны кешеләргә аңлатырга кирәк. Безнең Татарстан халкы һәм Россиядә дә кешеләр депутатны 5 елга сайлап куела һәм башка күренми торган торган кеше буларак кына кабул итә. Аны акча урлап утыручы гына дип уйлый халык. Шуңа да кешеләргә муниципаль депутатларның, Дәүләт Думасы, Федерация Советы депутатлары булуын аңлатырга кирәк. Мисал өчен муниципаль депутатлар кешеләр белән турыдан-туры эшли һәм аларның проблемаларын хәл итә. Муниципаль депутат булып сайланган очракта, син үзеңнең эшеңне күрсәтә аласың, - ди Эмиль.

Булачак депутатлар, гадәттә, эшне нәрсәдән башларга да белми. Шуңа да Татарстанда “Берләшкән демократлар” дип исемләнгән проект гамәлгә ашырыла. Анарда теләге булган һәр кеше дә катнаша ала һәм моның өчен акча түләү дә соралмый. Проектның төп максаты – булачак депутатларга сайлаучылары каршында нинди җаваплылык булуын аңлату һәм эшләү механизмнарына өйрәтү. Тик проект кемгәдер акча бирәчәк тә, депутат ясаячак дип ялгыша күрмәгез. Биредә юридик яктан белемнәрне арттырырга, механизмнарга гына өйрәнергә була.

Муниципаль депутатларның хезмәт хакы юк һәм бу өлкәгә акча эзләп килүчеләр уңышка ирешә алмаячак. Бер яктан бу социаль фильтр да.

- Кемдернеңдер бәлки Президент буласы киләдер. Әмма моның өчен түбәннән башларга, үзеңне күрсәтергә кирәк. Мин Президент булам, дип кенә берәү дә бер белмәгән кеше өчен тавыш бирмәячәк. Муниципаль сайлауларда катнашып, сәяси карьераны башлау өчен безнең республикада система бик гади, - ди Эмиль Гәрәев.

Проектта инде меңгә якын кеше катнашырга теләк белдергән. Күбесе яшь кешеләр, чөнки өлкәнрәкләр мондый чараларда катнашырга курка, бездә менталитет шундыйрак, ди проект җитәкчесе.

- Яшьләрнең күп булуы әйбәт. Әмма муниципаль депутат районнарда актив эшләргә тиешлеген онытмаска тиеш. Алар өчен җирлекләрдә ниндидер өстенлекләр юк. Шулай да җирлектә туып-үскән, яшәгән кешеләр андагы проблемаларны белә һәм чишә ала, - ди Эмиль.
Башка дәрәҗәдәге депутатларның төп проблемасы да кешеләр белән аралашмауда, дип саный ул.
- Дәүләт Советы депутаты булып та сайланырга була. Әмма моның өчен сиңа халыкның ярдәм итүе кирәк. Муниципаль депутат булмыйча да, әмма актив позицияле гражданин икән, башкаларга ярдәм итәрдәй гамәлләр кыласың икән, сине белә башлыйлар. Минем практикада Хоровое күлен саклап калган ханым бар. Ә анда парковка төзергә теләгәннәр иде. Соңрак ул күлнең тирәсен матурайттылар да, - ди Эмиль. Димәк, депутат таныклыгы алу өчен башта бераз булса да тир түгү дә сорала әле.

Дума депутатлары
- Мин Дәүләт Думасында практика уздым. Анда ай дәвамында Жириновский ярдәмчесе булдым. Шулай ук комитетлардагы документлар белән эшләдек. Бу минем өчен җитди практика булды. Жириновский бик акыллы, белемле кеше. Күп телләр белә, - ди Эмиль.
Игътибар иткәнегез бармы: Дәүләт Думасында артист, спортчы депутатларның исәбе-саны юк. Еш кына үзебез дә бу монда нишләп утыра инде, дип аптырыйбыз. Ә үзебез аларны “сайлыйбыз”.

- Әлеге сорауны, практика узганда мин дә биргән идем. Әмма кешеләргә таныш булган шәхесләрне сәясәткә җәлеп итү күпкә җиңелрәк. Бер яктан, ул кешеләрне тәэсир итү чарасы буларак файдаланыла. Әмма Федерация Советына сайланган депутатлар законнарны, юридик нечкәлекләрне белергә тиеш. Муниципаль дәрәҗәдәге депутатлар күбрәк кешелеклелек сыйфатларына таянып эш итсә, югарырак дәрәҗәдәге депутатларга законнар белү мөһим дип уйлыйм. Хакимият алмашынып торырга тиеш, чөнки болай эшләмәгәндә ул халыктан ерагаячак, - дигән фикердә Эмиль Гәрәев.
Хакимияткә Михаил Мишустин килүне дә ул халыкның дәүләт органнарына ышанычы кимүне туктату өчен башкарылган гамәл дип саный.

Лилия ЛОКМАНОВА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading