16+

74 яшьлек Мөсәмирә Салеева татар курчакларына бәйләнгән җылы күлмәкләр киертеп "уйный"

74 яшьтә курчак уйнап буламы? Була икән шул, Мөсәмирә Салеева күптән пенсиядә булса да, көне буе курчаклары белән мәш килә, аларга күлмәкләр бәйли, чәчләрен ясый. Хәер, үзе генә түгел, ире Вакыйф абый, кызлары Диләрә, кияүләре Рим да булыша бу эштә. Кайсы курчакка көянтә-чиләк ясый, кайсы бишек әмәлли, кайсы күлмәкләрен чигә.

 74 яшьлек Мөсәмирә Салеева татар курчакларына бәйләнгән җылы күлмәкләр киертеп "уйный"

74 яшьтә курчак уйнап буламы? Була икән шул, Мөсәмирә Салеева күптән пенсиядә булса да, көне буе курчаклары белән мәш килә, аларга күлмәкләр бәйли, чәчләрен ясый. Хәер, үзе генә түгел, ире Вакыйф абый, кызлары Диләрә, кияүләре Рим да булыша бу эштә. Кайсы курчакка көянтә-чиләк ясый, кайсы бишек әмәлли, кайсы күлмәкләрен чигә.

Спортның с у төрлә­ре буенча дөнья чем­пио­наты вакы­тында ФИНА паркында кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылган иде. Бу гаҗәеп курчакларны беренче тапкыр шунда күрдем. Татар кызларын гәүдәләндергән курчакларны сатуда еш күрергә була анысы. Ә менә Мөсәмирә апа курчакларының үзенчәлеге - ул аларның күлмәкләрен ыргак белән бәйли, татар орнаментлары белән бизи.

Әти үлгәндә дә түбәтәен салмады
Фатирлары әкияттәге курчак өен хәтерләтә. Киштә-киштә курчак күргәч, балачагыма кайт­кандай булдым. Курчаклардан тыш, Мөсәмирә апа сәйләннән картиналар чигә, милли кием­нәрне: камзул, калфак, күлмәк­ләрне дә татар орнаментлары белән бизи.

Мөсәмирә апа һәм аның ире Вакыйф абый икесе дә Чу­вашиянең Батыр районы Шыгырдан авылыннан. Сугыш башланган елны дөньяга килгән Мөсәмирә апа балачагын ачынып искә ала.
- Биш бала әнинең таянычы булып үстек, эшләдек, тырыш­тык, шөкер, әти сугыштан исән-сау кайтты. Кечкенәдән хыялый идем мин. Терлек караганда да табигатьтәге һәр нәрсәгә соклана идем. Әнине авылда тегүче матур Назирә дип йөрткәннәр. Бөтен авылны киендерә торган булган ул. Бу сәләт миңа әнидән күчкәндер, мөгаен, - ди әңгә­мәдәшем.
Ачлык-ялангачлыкны үз җилкәсендә татыган кыз, аз ­бул­са да әти-әнигә булышып булмасмы дип, җеп белән картоннан түбәтәй үрергә өйрәнә. Аны энекәшенә кидереп, базарга сатарга чыга. Бу - Мөсәмирә апаның беренче кул эше. Түбәтәй сатып акча эшли алмаса да, шул вакыйгадан соң тегү, чигү эше белән кызыксынуы арта.

Кечкенәдән радиодан гына ишетеп белгән, татарның башкаласы Казанга килергә хыял­ланган кыз теләгенә ирешә, институтта укытучы һөнәрен үзләштерә. Озак еллар Казан медицина колледжында тәрбия эшләре буенча бүлек мөдире булып эшли. Тегү, бәйләү, чигү серләрен студент кызлар белән дә уртаклаша, алар өчен махсус түгәрәкләр оештыра.
- Әнием үлеп киткәч, әтиебез ялгызы калды. Бер ел күзен дә ачмый елады, мескенкәем, ялгыз яшәргә күнекмәгән ул. Аның күңелен күрер өчен нишлим икән дип уйлап йөргәндә, әлеге дә баягы тагын түбәтәй чигеп карарга булдым. Осталардан киңәшләр алып, әтигә түбәтәй чиктем. Ул чакта бәрхет тә, сәйлән дә юк, тимерчыбыкларны кисеп, кул астындагы материаллардан кәләпүш тектем. Әти, мәрхүмкәем, үлгәндә дә шул түбәтәен салмады, - ди Мөсәмирә апа.


Хыял - тукайны чигү
Вакыйф абый - төп ярдәмчесе. Ул курчакларга җиһазлар ясый. Түбәтәй, курчаклар белән генә чикләнмичә, картиналар да чигәргә тәкъдим итә Мөсәмирә апага. Бу юнәлештәге беренче эшләре - «Кол Шәриф» мәчетен чигүгә ничә кило сәйлән китте икән? 74 яшендә булса да, күзлек кими эшли әле.

- Катаракта дигәннәр иде табиблар. Бетте икән, эшемә нокта куелачак, чигә дә алмыйм инде дигән идем, күпмедер вакыт узгач, кабат тикшеренсәм, күзем Аллага шөкер. Төсле энҗеләр, бармакларның гел хәрәкәтләнүе күзне дәвалаган булуы мөмкин дип тә аңлаттылар. Курчак күлмәкләрен бәйләргә Лилия кызым булышса, сәйлән белән чиккәндә кызым Диләрәгә мөрәҗәгать итәм, ул портретларның күзләрен, иреннәрен оста чигә ди, - Мөсәмирә апа. Иң истә калган рәсеме, экс-Президент Минтимер Шәймиев заказы буенча, композитор Сара Садыйкованың сурәте чигелгән картина булган.

- Эшли алуыма шатланам, - ди ул. Акча мәсьәләсе бөтенләй кызыксындырмый аны. Ул үз эшен генә белә. Ә сату-алу эшләре - ире Вакыйф абый белән кияүләре Рим җаваплылыгында. Алар төрле бәйгеләрдә катнашып, Татарстан данын яклыйлар, милли курчакларны, татар киемнәрен тәкъдим итәләр. Кул эшләнмәләре сату өчен киоск та алганнар, әмма аренда өчен түләүләр кыйммәтләнгәч, аннан баш тартканнар. Бер курчак - 2 мең, чигелгән камзуллар уртача 7 мең сум тирәсе торса да, курчак сатып кына акча эшләп булмый, ди Мөсәмирә апа. Станокларны, чигү җайланмаларын ире кулдан ясый. «Берәр грант отып, кирәкле җиһазларны булдырсак, иркенләп иҗат итәр идек», - ди алар.

Салеевларның кул эшләнмәләрен күп очракта чит тө­бәк­ләрдән килгән туристлар алып китә, Коръән савытларын Франциядә дә сораучылар булган. ­Заказга эшләргә яратмый икән оста. «Андый чакта иҗади мөмкинлекләр чикләнә, чирли ­баш­лыйм, рәхәтлек тоймыйм», - ди.

- Диләрә белгечлеге буенча табиб булса да, буш вакытларында әнисенә ярдәм итә. Яраткан шөгыле - алтын җеп белән чигү. Ул кәефне күтәрә, тынычландыра, ди. Кияүләре Рим да мәктәптә укыган чакта ук, башка малайлар туп тибеп йөргәндә, җептән төрле эшләнмәләр ясый торган булган. Аннары агач эшләнмәләр ясау белән мавыгып алган, хәзер Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында эшләсә дә, курчакларга да вакыт таба, гармуннарын, башка аксессуарларын ул ясый.

Хәзер Салеевлар Габ­дулла Тукай портретын чигү белән ­мәшгуль. Якын киләчәктә бөек шагыйребезнең әсәрләреннән өзекләрне гәүдәләндергән картиналар ясау, курчаклардан төрле эпизодлар булдыру планнарында. «Шүрәле» әсәре өчен киң ябалдашлы агачларны Мөсәмирә апа ясап та куйган инде.

Гомере буе диңгезче булган, ерак сәяхәтләргә йөргән Вакыйф абый озак еллар савыт-саба коллекциясе туплаган. Әнә Япония­дән кайткан аждаһа сурәте ­тө­шерелгән касәләр, испан стаканнары, ватылмый торган фарфордан ясалганы - Америка чынаяклары.

Гаиләне уртак шөгыль берләштерә. Һәркем үз эшендә бә­хетле аларның, ике яше дә тулмаган оныклары Ясминә дә дәү әнисенең бәйләгәнен куллары белән ишарәләп күрсәтә. «Еш кына, бер генә сәйлән бир инде дип сорап, бөтен энҗеләремне түгеп китә», - дип көлә Мөсәмирә апа. Алга таба да Салеевлар теккән курчаклар башкаларга да шатлык өләшсен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading