16+

85 яшен тутыручы Наил Сабиров үзен әллә кемгә куймавы, гадилеге, зирәклеге белән олпат

Арчада яшәүче Наил абый Сабиров белән танышканга ун елга якын вакыт узган. Аны якыннанрак белгән саен хөрмәтем дә, соклануым да арта.

85 яшен тутыручы Наил Сабиров үзен әллә кемгә куймавы, гадилеге, зирәклеге белән олпат

Арчада яшәүче Наил абый Сабиров белән танышканга ун елга якын вакыт узган. Аны якыннанрак белгән саен хөрмәтем дә, соклануым да арта.

Туган туфрак, гаилә, хезмәт. Һәрбер кеше өчен бик тә мөһим булган, кеше яшәешендәге өч асылның һәркайсы башкаларга үрнәк итеп күрсәтерлек. Бер уйласаң, 85 яшен тутыручы өлкән кеше турында сөйләгәндә, элек эшләгәннәрне генә язып була кебек. Юк шул! Бу Наил абыйга кагылмый. Ул бүген дә атнага берничә тапкыр Арчадан - Әтнәгә, туган авылы Дусымга барып, авыл хуҗалыгы торышы белән кызыксынып, үзенең киңәшләрен биреп тора. Үзе күп еллар җитәкче булып эшләгән «Арчанефтепродукт» җәмгыятендә дә директор киңәшчесе. Эшне, шөгыльне ул үзенә Арчада да табыр иде. Туган җиргә мәхәббәт, туган туфракка тартылу йөртә аны. Дусым басулары, чишмә буйлары, төзек урамнары, мәчет, мәдәният йорты... Ул кайгыртмаган, ярдәмен салмаган берәр җир бар микән Дусымда.

Наил абый Сабиров гомер буе җаваплы эштә, нинди генә мактаулы исемнәр алмаган. Шулай да беркайчан да үзен әллә кемгә куймаган, гадилеге, зирәклеге белән олпат булган. Аның белән сөйләшеп утырганда, хәйран каласың. Ул беркайчан да, бик күпләр кебек, заманнан, чордан да зарланмый, башкалар турында ярты җөмлә дә начар сүз әйтми. «Күңелемдә гел яхшылык, җылылык йөртергә тырышам», - дигәне бар үзенең. Ничек ул күңел беркайчан да тупасланмаган, усалланмаган икән? Мин аның яшьлек дусларын да ничек кадерләгәнен, хөрмәтләгәнен күргәнем булды. Күңелең иркен булса, һәркемгә урын җитә шул. Үзенең яхшылыгы, тырышлыгы өчен, Аллаһ аңа иң зур бүләкне: акыллы, тәртипле, тырыш өч ул бүләк иткән. Әлбәттә, аларның тәрбия нигезендә иң элек әти-әни үрнәге ята. Хатыны Ләлә ханым белән алар эчке дөньялары белән генә түгел, йөзгә-биткә дә гел бер төсле кебек. Һәркемгә алар кебек тигез тормыш, бер-берең белән аңлашып яшәү насыйп булса иде. Сокланырлык, матур гаилә дигәндә, күз алдына иң элек алар гаиләсе килә.

Алмалы август аенда Наил абыйга 85 яшь тула. Сабировлар Арчадагы төп йортка, алмалы бакчага җыелырлар. Уллары, киленнәре, оныклары, оныкларның хатыннары, ирләре, кода-кодагыйлар. Сабировларның гаилә алмагачының алмалары, шөкер, күп. Наил абый Сабиров күп еллардан бирле «Шәһри Казан» газетасы белән тыгыз элемтәдә. Бәйрәм көнне редакция исеменнән ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге телибез, башкаларны да куандырып, әле озак еллар яшәргә насыйп булсын!


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading