16+

Баланы унынчы сыйныфка алырга тиешләр!

Җәйге каникуллар вакыты булса да, унынчы сыйныфка баручылар өчен бу киеренке чор да. Кайбер мәктәпләрдә аларны 10 һәм 11 нче сыйныфка кабул итүдән баш тарталар.

Баланы унынчы сыйныфка алырга тиешләр!

Җәйге каникуллар вакыты булса да, унынчы сыйныфка баручылар өчен бу киеренке чор да. Кайбер мәктәпләрдә аларны 10 һәм 11 нче сыйныфка кабул итүдән баш тарталар.


Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы каршында эшләүче ришвәтчелеккә каршы комиссия әгъзасы Екатерина Матвеева "ШК"га хәбәр иткәнчә, быел шушы ике атнада гына да ата-аналардан 23 гариза килеп ирешкән.

- Алар балаларын 10 нчы сыйныфка кабул итмәүләреннән зарлана. Гаризалар Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Бөгелмә, Алабугадан килде. Узган елны да булды бу проблема, әмма аны берничә көндә министрлык хәл итә иде, быел исә атналар үтә - җавап юк. Гаризаларны прокуратурага да юлладык, - дип сөйләде ул.

Ул арада Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында, Татарстанда укучыларны 10 һәм 11 нче сыйныфка кабул итүдән канунсыз баш тарткан вазифаи затлар 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, ә юридик затлар 100 меңнән 200 мең сумга кадәр штраф түләячәк, дигән хәбәр барлыкка килде. Министрлыкка укучыларны 10 һәм 11 нче сыйныфларга кабул итмәү турында күпсанлы мөрәҗәгатьләр килгәч, чыгарылыш укучылары һәм аларның ата-аналары белән аңлату эше оештырылган.

Муниципаль белем бирү оешмасына кабул итүдә баш тарту мәктәптә буш урыннар булмаган очракта гына мөмкин, ул "Россия Федерациясендәге мәгариф турында"гы канунының 56 бүлеге, 67 һәм 88 маддәсе нигезендә каралган. Ә инде белем бирү оешмасында урын булмаганда, ата-аналар (баланың законлы вәкилләре) мәсьәләне хәл итү өчен мәгариф өлкәсендәге җирле үзидарә органына мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Вакантлы урыннар турындагы мәгълүмат интернет челтәрендә (https://edu.tatar.ru/logon) урнаштырылырга тиеш, дип аңлаталар министрлыкта.

Мәгариф министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов сүзләренчә, бала тугызынчы сыйныфтан соң да укуын мәктәптә дәвам итәргә тели икән, моңа аның Конституция нигезендә хокукы бар.

- Бу очракта бернинди чикләүләр дә булырга тиеш түгел. Кайбер мәктәпләрдә укучыларны кабул итмәү сәбәбе итеп сыйныфта урын булмауны китерәләр. Урын булдыру мәсьәләсе белән шул җирлекнең мәгариф идарәләре шөгыльләнергә тиеш. Районнарга да аңлатма хатлар җибәрдек. Кабул ителгән шикаятьләрнең барысы да тикшерелә. Бөгелмә, Чаллы, Казан мәктәпләрендә булган ситуацияләрне тикшердек. Калганнары да җавапсыз калмаячак, бер бала да урамда калмаячак, - дип ышандырды ул.

Люция Гомәрованың улы Рафаил быел 78 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныфын тәмамлаган. Ә менә 10нчыга аны кабул итмиләр. Сәбәбе - сыйныфта урын булмауда.
- Тугызынчыны биш класс тәмамлады, унынчыга бер генә сыйныф ачтылар. Узган елны исә ике класс ачканнар иде. Үз балконыбыз төбендәге мәктәпкә йөрмичә, үзәктәге мәктәпкә йөрергә туры килмәгәе. Мәгариф идарәсеннән башка мәктәп тәкъдим иттеләр, - ди Люция ханым.

Илдар Мөхәммәтов фикеренчә, 10 һәм 11 сыйныфта укып та, укуларын алга таба югары уку йортларында дәвам итмәүчеләр дә күп, бердәм дәүләт имтиханнарын да начар бирәләр. Аларга урта һөнәри белем бирә торган уку йортларын сайлау отышлырак та әле. Бала үзенең белем траекториясен аңларга тиеш, шуны күз алдында тотып, алга таба кая укырга теләвен хәл итсен, - ди министр урынбасары.


Сүз уңаеннан: яңа уку елында Россиянең 13 төбәгендә, шул исәптән Татарстанны да кертеп, укытучылар эшен бәяләүдә яңа модель кулланыла башлый. "Коммерсант"ка интервьюда Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Сергей Кравцов педагогларга, квалификациясен раслау өчен, үз предметы буенча тест тапшырырга, шулай ук дәрес алып бару эксперт бәяләмәсен үтәргә кирәк булачак, дип җиткергән. Аның мәгълүматлары буенча, рус теле, әдәбияты һәм математика укытучыларының бер өлеше, стандарт биремнәрне үтәгәндә, югары нәтиҗәләр күрсәтмәгән. Мәсәлән, укытучыларның 10 проценты рус теле һәм грамматикасы буенча тирән белемгә ия түгеллеген күрсәткән, ә математика укытучыларының 24,2 проценты гади тигезләмәләрне чишә алмаган. Квалификация күтәрү системасындагы үзгәрешләр укытучыларның һөнәри үсеш системасын булдыру һәм тормышка ашыру белән бәйле.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading