16+

«Бу тормышта тамыры нык булганнар гына җиңеп чыга»

Кама Тамагы районы Чаллы авылында Рамис Мозаффаровны кызы белән тал агачларын карап йөргәндә күреп алдык. Талларга ишарәләп, кызына нидер аңлата, сөйли. Баксаң, үзе кызы кебек чагында утырткан агачлар бүген әнә шундый биек булып үскәннәр икән, хәтта мунча түбәсен дә узып киткәннәр.

- Энекәшләрем белән уйнаган чакта, кызык өчен, гади генә бер таяк утырттык. 1990 еллар иде бугай ул. Сүз уңаеннан, нәкъ менә «Шәһри Казан» газетасы чыга башлаган вакытлар. Ул таяктан йортлардан да биек таллар үсеп чыгар дип кем уйлаган? Бу хакта хәзер кызыма да сөйлим. Яраткан газетабыз да еллар сынавын узып, гел яңара, камилләшә, укучылары саны арта бара. Бу тормышта көчлеләр генә авырлыкларга бирешмидер, мөгаен, тамыры нык булганнар гына җиңеп чыга.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading