16+

Фәхриевләр: «Безне эш кавыштырды»

Руфия белән Марсель Фәхриевләр - икесе дә «Татавтодор» ачык акционерлык җәмгыятенең Аксубай филиалында эшлиләр. Алар шунда очрашканнар, кавышканнар, бер ел очрашып йөргәннән соң, язмышларын бәйләргә булганнар. «Кечкенәдән биредә эшләргә хыялландым, яраткан эшем миңа булачак тормыш иптәшемне дә «бүләк итте», безне «Татавтодор» кавыштырды», - ди Руфия.

Фәхриевләр: «Безне эш кавыштырды»

Руфия белән Марсель Фәхриевләр - икесе дә «Татавтодор» ачык акционерлык җәмгыятенең Аксубай филиалында эшлиләр. Алар шунда очрашканнар, кавышканнар, бер ел очрашып йөргәннән соң, язмышларын бәйләргә булганнар. «Кечкенәдән биредә эшләргә хыялландым, яраткан эшем миңа булачак тормыш иптәшемне дә «бүләк итте», безне «Татавтодор» кавыштырды», - ди Руфия.

Ул бүген биш айлык Ясминә белән декрет ялында. Ире Марсель эштә булганга, Руфия белән генә аралаша алдык.

- Бала белән өйдә утырсам да, үземне эштә кебек хис итәм, коллективтагы яңалыкларны ирем аша белешеп торам, эштәгеләр дә минем хәлемне еш сорашалар. Коллегаларымны бик сагынам. Бәйрәмнәр, Юл төзүчеләре көне күңелле уза иде. Ял иткәндә, эшләгәндә дә һәрчак бердәм булдык, - ди «Татавтодор»ның Аксубай филиалында хисапчы булып эшләүче Руфия Фәхриева.

Беренче тапкыр эшкә килүгә үк, аңа: «Бездә акыллы бер егет бар. Юл төзелешендә мастер булып эшли. Өйләнмәгән. Сезгә танышырга кирәк», - дип күз кысып куялар.

- Марсельне бер күрүдә үк ошаттым. Бер ел очрашканнан соң, танышкан көнгә туры китереп, ул миңа тәкъдим ясады. Менә инде бер ел без бергә, - ди әңгәмәдәшем.

Туйлары да аларны кавыштырган эштән башка узмаган. ЗАГСтан туры «Татавтодор»га юл тотканнар. Коллегалары, аларны котлап, телевизор бүләк иткән. Никах мәҗлесе, бәби чәендә дә хезмәттәшләре - көтелгән, хөрмәтле кунак.

- Коллективыбыз бик әйбәт. Директорыбыз Фәнис Сафинга зур рәхмәт. Оешма һәрчак ярдәм кулы сузарга, яшь гаиләләргә терәк булырга әзер, - ди Фәхриевләр.

Биредә, чынлап та, эшчеләр мәнфәгатьләрен яклау - беренче урында. Хезмәткәрләргә уңайлы булсын өчен, барлык шартларны тудырырга тырышалар. Төрле яшьтәге, төрле эш тәҗрибәсе булган һәм төрле милләттәге кешеләр хезмәт итә, барысы дус, тату, бердәм булып эшлиләр. Юлчылар кадрларга, хезмәтне саклауга бәйле мәсьәләләрдә, гомумән, бөтен эштә дә тәртип булдырганнар. Хезмәт хаклары да әйбәт, компания районда иң алдынгы, тотрыклылардан санала.

- Икебезнең бер урында эшләүнең үз уңайлыклары да бар. Дөрес, бер җирдә булсак та, көне буе бер-беребезне күрмибез, аның каравы, күз карашыннан да аңлашабыз, - ди Руфия.

Иренең эштән соң тоткарланып калуына да тыныч карый. Юл төзелешендә мастер булып эшләүченең хезмәте ни дәрәҗәдә катлаулы, авыр икәнен чамалый. Ире төрле оештыру эшләрен башкара, юл салуда кирәкле суүткәргеч торбалар ясауда катнаша икән. Өйдә дә уртак темалары күп, хәер, күбесе шул юл төзелешенә барып тоташа.

- Үскәч кызыбыз да киләчәген юл төзелеше өлкәсе белән бәйләсә, начар булмас, юл төзүчеләр династиясен дәвам итүчеләр булсын иде, - ди Фәхриевләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading