16+

Илгиз Сафин зур фаҗиганы булдырмый калып, 25 кешенең гомерен саклап калган (ВИДЕО)

Арча АТПсында "ПАЗ" йөртүчесе булып эшләүче Илгиз Сафинның 8 июль иртәсе гадәттәгечә башлана. Автобусына 25 кеше утыртып, ул эшчеләрне "Винербергер" кирпеч заводына иттергә чыга. Ләкин "Казан-Малмыж" юлында автобус каршына зур тизлектә идарәне югалткан фура очып чыга.

Уйларга да куркыныч: маңгайга-маңгай бәрелешеп, бу күптонналы машина автобусны да, анда утыручы 25 кешене дә урында ук изгән булыр иде. Әмма Илгиз Сафин фаҗигане булдырмый кала: могҗиза белән ул тиз генә автобусның рулен борып өлгерә.

Әлеге видеоны караганда гына да йөрәк жу итә. Автобус йөртүчесенең, бигрәк тә пассажирларның бу минутта ни уйлаганын күз алдына да китереп булмый.

Матбугат ру

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading