Быел җиләк тә булмас инде дип аһ-ваһ килгән идек, борчылуыбыз юкка булып чыкты. Җиләк бар һәм күп! Яшел Үзән районының Большие Ключи авылында яшәүче Рәмзия Дәүләтшина: «Каен җиләген бер атна элек үк җыя башладык, суыткычларыбыз шыплап тулды инде», - ди.
Казанга, Тура базарына да алып барып сатучылар күп икән. Бер майонез чиләге җиләкне 500 сумга саталар. Балтач районыннан да махсус килеп җыеп, Казанда сатучылар бар, ди.
- Авыл башындагы кырда ике ел рәттән каен җиләге күп булып өлгерә. Бөтен Яшел Үзән халкы, хәтта Казаннан да килеп җыялар. Яңгыры да куркытмый, зур плащлар киеп чыгып китәбез. Нәфес дигән нәрсә дә бардыр инде. Кырда тагын калды бит дип, икенче көнне дә чыгып китәбез. Бакчада да җиләк өлгергән, анысын җыярга вакыт юк. Өйдәге эшләр дә калып тора. Кыр тулы халык булды бу арада, Сабан туена җыелганнар диярсең. Ирләре хатыннарын кырдан алып кайта алмый, тегеләре: «Әле җыябыз», - дип карышалар. 76 яшьлек бер таныш апам бар, җиләк ашарга яратмый, ә җыярга ярата, - ди Рәмзия.
Җиләктән кышка күп итеп запас та булдырганнар. Барысын да шикәр комы белән кушып изәләр дә, контейнерларга тутырып, суыткычка туңдырырга куялар. Әле узган елгы кайнатмалары да тора.
Комментарийлар