16+

Казанда ачык һавада беренче шугалак ачылды

Казанның "Хезмәт резервлары" стадионында ачык һавадагы шугалак ачылды.

Казанда ачык һавада беренче шугалак ачылды

Казанның "Хезмәт резервлары" стадионында ачык һавадагы шугалак ачылды.

Стадионның администраторы Рәисә Мөхәммәтова "ШК"га сөйләгәнчә, «Хезмәт резервлары» шугалагы - Идел буенда быел беренче тапкыр ачылган ачык һавадагы шугалак.

- Шугалак астыннан бозның даими температурасын тотып торучы 77 чакрым трубалар уза, махсус суыта торган станциясе бар. Боз температурасы анда, урамда җылы һава торышы торуга карамастан, 14 градус салкынлыкны күрсәтә, - ди ул.

Эш көннәрендә шугалак сәгать 17.30дан 21.00гә кадәр, ялларда һәм бәйрәм көннәрендә 12.00дән 22.00гә кадәр эшли.
- Калган сәгатьләргә анда тимераякта шуучылар килә. Алар өчен шугалакта 400 метр диаметрлы түгәрәк эшләнгән. Спорт мәктәбендә укучылар монда килеп шөгыльләнә, күнекмәләрен уздыра, - ди Рәисә Мөхәммәтова.

Шугалакта прокатка тимераяклар да тәкъдим ителә. Бер сәгатькә арендага тимераяк алу 120 сумга төшә. Үз тимераягың булса, 60 сум калдырасы була. 7 яшькә кадәрге балалар белән ветераннар бушка керә.

- Стадионда күңелле, утлар яктыртыла, музыка уйный. Кышны сагынучылар кичә үк килеп шуып киттеләр инде. Сездә озакламагыз, килегез, - дип шугалакка чакырды безне стадион администраторы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading