16+

«Коръәнне фатирга алыштырам: кем ала?»

Чаллы шәһәреннән Владимир дигән ир-атның «Авито» сайтында ике миллионга Коръән сату турында белдерүе күпләрне гаҗәпләндергәндер. Владимир белән элемтәгә чыга алмадык.

«Коръәнне фатирга алыштырам: кем ала?»

Чаллы шәһәреннән Владимир дигән ир-атның «Авито» сайтында ике миллионга Коръән сату турында белдерүе күпләрне гаҗәпләндергәндер. Владимир белән элемтәгә чыга алмадык.

Күрсәтелгән номерга шалтыратып булмый. Игъланыннан аңлашылганча, кулдан язылган Коръән басмасы XVII гасырга карый. «Бу китапны миңа ярдәмгә мохтаҗ, дини кеше бирде.Ул күп сугышлар кичергән, тик Коръәнне саклап кала алган. Изге китап укучысын көтә. Коръәнне ышанычлы кулларга тапшырырга телим. Машинага, җир кишәрлегенә, авыл җирендә йортка, фатирга да алыштырырга ризамын», - дигән Владимир.

«Авито» сайтында Коръән сатучылар бер Владимир гына түгел. Альберт атлы ир-ат 1911 елда басылган Коръәнне 500 меңгә сатарга куйган. Аның белән сөйләшә алдык.

- Миңа бу Коръәнне әти бирде, ул аңа әнисеннән, ягъни әбиемнән истәлек булып калган. Китап гарәп телендә язылган, битләре таушалса да, укырга була, - ди Альберт.

- Буыннан буынга күчеп килгән Коръәнне ник сатасыз? Акча шулай кирәкме? - дип кызыксындым.

Озак кына уйланып торганнан соң, Альберт: «Юк, акча өчен түгел, сатарга кирәк дигән карарга килдек. Әлегә кызыксынучы сирәк, бәлки, алучы табылыр», - дип җавап бирде.

Революциягә кадәр чыккан Коръәннәрне 5 меңгә сатучы татарстанлылар да бар. Алучысы гына юк бугай, кайберләренең игъланнары 2011 елдан бирле эленеп тора.




Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, «Гаилә» мәчете имам-хатибы:

- Гомумән, Коръән - ул Раббыбызның әйткән сүзләре. Сүзне сатып булмый, кешеләргә бүләк итеп бирелгән изге сүзләрне сатарга ярамый да. Ә менә китап формасында басылганын сатарга рөхсәт ителә. Гарәп илләрендә дә кибетләрдә Коръән китаплары сатыла. Ә менә әти-әнидән мирас булып күчкән, яки кемдер бүләк итеп биргән Коръән китабын зур бәягә сату, дини күзлектән бигрәк, әдәп, әхлак ягыннан матур күренеш түгел. Барысын да Аллаһы Тәгалә үзе белә.



«Авито»дагы игъландагы Коръән рәсеме.




Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading