16+

«Мин – Исмәгыйль Шәрәфиев укучысы»

Исмәгыйль абый китеп барды... Мәңге шулай булыр иде кебек: иң зур тиражлы «Татарстан яшьләре» һәм иң шәп мөхәррир Исмәгыйль абый Шәрәфиев. Балачактан шуны күреп-укып, шул дулкында үскәнгә, бу инде традиция кебек кабул ителә. Көн дә ашарга кирәк булган кебек, ярты ел саен «Татарстан яшьләре»нә язылу да гадәти хәл. Аның мөхәррире...

«Мин – Исмәгыйль Шәрәфиев укучысы»

Исмәгыйль абый китеп барды... Мәңге шулай булыр иде кебек: иң зур тиражлы «Татарстан яшьләре» һәм иң шәп мөхәррир Исмәгыйль абый Шәрәфиев. Балачактан шуны күреп-укып, шул дулкында үскәнгә, бу инде традиция кебек кабул ителә. Көн дә ашарга кирәк булган кебек, ярты ел саен «Татарстан яшьләре»нә язылу да гадәти хәл. Аның мөхәррире...

2016 елның сентябрендә булган соңгы сөйләшүебез, кайтаваз булып, колакта яңгырый. «Ниндидер үзгәреш кирәк, менә шул хакта уйлап йөрим», - диде Исмәгыйль абый. Бу сүзләрне әйткәнче, ул гына булдыра алганча, бөтен нәрсәне җентекләп сорашты: безнең редакциядә журналистларның хезмәт хакы күпме, гонорар ничек исәпләнә, фотограф бармы һәм башкалар... Мин бик дулкынландым: Сәлмәнеч хәтле Сәлмәнеч синең эшне ничек оештыруың белән кызыксынсын әле! Гомумән, Исмәгыйль абый бөтен нәрсәне җентекләп, төбенә төшеп сорашырга ярата иде. Материал язасың икән, язганнан кала да аңа бөтен нәрсәне яңабаштан бөртекләп сөйләп чыгарга кирәк. Ә «вдруг» син берәр нәрсәне онытып калдырган булсаң?! Каршына утыртып, язганыңны синең белән бергә укый. Каршыңда ук төзәтә. Тик синең иҗат кешесе һәм нечкә күңелле булуыңны яхшы белә, шуңа күрә сызу-бозуларны да бик нечкә итеп башкара, син үзеңнең язмаңның тагын да шомарганын күреп сөенәсең, өйрәнәсең, яхшырак булырга омтыласың. Һәм күңелдә гомер буе озатып барырлык бер сабак кала: «Ә Исмәгыйль абый бу очракта нәрсә әйтер иде?»
«Исмәгыйль абый нәрсә әйтер иде?» дигән әйбер Исмәгыйль Шәрәфиев кул астында эшләгән һәркемгә таныш хистер дип уйлыйм. Университетның журналистика факультетының ролен һич тә киметәсем килми, әмма чын журналистларны бездән Исмәгыйль Шәрәфиев ясады. Белемең дә, дипломыңның төсе дә, яшең дә роль уйнамый иде бугай аның өчен. Аз гына талантың бар икән, ул сине үстерәчәк. Исмәгыйль Шәрәфиев - тулы бер буын татар журналистларын тәрбияләгән, рәсми рәвештә булмаса да, үз мәктәбен булдырган кеше. Аның мәктәбен узгансың икән, димәк, син укучыга якынрак буласың, димәк, син һәр җөмләңне «тукта, укучы минем нәрсә язганымны аңлармы? Нәрсә әйтергә теләдегез дип редакциягә шалтыратмасмы?» дип уйлап язасың (монысы да аның сүзләре). Аның мәктәбен узгансың икән, димәк, син җирдә аунап яткан таш кисәгеннән дә фәлсәфә чыгара белергә тиеш. Бер җөмләңне дә, узар әле, дип яза алмыйсың, чөнки газета битенә салынасы һәр язманы ул үзе укый! Вакытын да таба, мөмкинлеген дә. Аның кебек башка мөхәррирләр булдымы икән? Әлбәттә, тәҗрибәм дә, яшем дә кемнеңдер эшенә бәя бирерлек түгел, әмма мин Исмәгыйль Шәрәфиевне заманыбызның иң саллы мөхәррире дип саныйм. Аның кебек сүзне кадерләгән, укучыны хөрмәт иткән, басма матбугатны яраткан, кул астында эшләгән һәр кешене шәхес итеп күргән тагын кем бар икән? Ул бик үзенчәлекле иде һәм шул үзенчәлеге белән бөек иде!
Аның эшкә карата булган бөтен вакчыллыгы, таләпчәнлеге артында искиткеч нечкә күңелле кеше ята иде. Аталарча кайгыртып, авырып китсәң, һәркөнне хәлеңне белешеп тора. Бөтен гаиләңне белә. Авыр чагыңда мәзәк сөйләп булса да елмайта, ә мәзәгенең төбендә тормыш мәгънәсе ята, шуңа төшенеп, кайгыруың буш булганны аңлыйсың... Журналистика гына түгел, тормыш мәктәбе дә булды шул Исмәгыйль абый кул астында эшләү...
Һөнәрең шундый булгач, төрле кешеләр белән очрашырга, төрле темаларга язарга туры килә, әмма бу кыска гына язмадан да авыррак әйбер язылганы булмады. Чөнки нинди генә сүз язсам да, ул Исмәгыйль абыйның бай күңелен, гаҗәеп шәхесен, искиткеч талантын ачарлык түгел кебек... Бер нәрсәне төгәл әйтә алам: еллар узган саен, «Мин «Татарстан яшьләре»ндә эшләдем, мин - Исмәгыйль Шәрәфиев укучысы» дигән горурлык арта гына барачак. Һәм яшәгән саен, зуррак җаваплылык өстәячәк. Мин бит Исмәгыйль Шәрәфиев укучысы!

22 июнь көнне, каты авырудан соң, «Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире, татар матбугаты үсешенә бәяләп бетергесез зур өлеш керткән шәхес, күп татар журналистларының остазы Исмәгыйль Шәрәфиев арабыздан китеп барды. Ул әлеге басманы 27 ел җитәкләде...
Исмәгыйль Сәлмән улы Шәрәфиев 1950 елның 12 ноябрендә Казанда туа. Казан дәүләт университетын тәмамлагач, хезмәт юлын «Социалистик Татарстан» («Ватаным Татарстан») газетасында башлый. Төрле елларда «Татарстан яшьләре» газетасында тәрҗемәче, хатлар бүлеге җитәкчесе, җаваплы сәркатип, редактор урынбасары була. «Идел» журналының җаваплы сәркатибе булып эшли. 1990 елда «Татарстан яшьләре»нең баш мөхәррире итеп билгеләнә. 2017 елда аңа «Бәллүр каләм» республика бәйгесенең иң зур бүләге - «Лада Калина» автомобиле тапшырылды.
Исмәгыйль Шәрәфиев әнисе һәм әбисе кабере янәшәсендә - Әтнә зиратында җирләнде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading