16+

Мисырның куркынычсызлык хезмәте вәкиле: "Күпләр куркынычсызлык каешларын эләктергән хәлдә кәнәфиләрендә үлгәннәр" (ВИДЕО)

Синайда фаҗигага очраган авиалайнердагы бөтен кешенең дә гәүдәләре Каирга илтеп тапшырылган, аннан аларны Россиягә алып кайтулары хакында хәбәр итә "Россия 24" каналы.

Мисырның куркынычсызлык хезмәте вәкиле: "Минем күз алдымда хәзер трагик күренеш. Күпләр куркынычсызлык каешларын эләктергән хәлдә кәнәфиләрендә үлгәннәр", - ди.

Очкыч зур тизлектә җиргә якыная башлаганда ике өлешкә бүленә: кечкенә койрык өлеше яна башлый, ә алгы зур өлеше кыяга бәрелә.

Исегезгә төшерәбез: кичә Аль-Аришь шәһәреннән 100 км ераклыкта самолет һәлакәте булды: Airbus А-321 очкычы Синайның төньягында һәлакәткә очрады.

Экипажда 224 кеше оча, иң яшь пассажир ун айлык була. Әлеге очкыч "Когалымавиа" компаниясенә караган.

Очкыч Мәскәү вакыты белән 12 сәгать 10 минутта "Пулково" һава аланына кайтып җитәргә тиеш булган. Шарм эль-Шейхтан ул 6 сәгать 51 минутта һавага күтәрелгән, 23 минут үткәч радар экраннарыннан юкка чыга.

Бүген Россиядә матәм көне булды. Якыннарын югалтучыларга сабырлык телибез...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading