16+

«Пәриле» Айдар Хәлимнең җырлап язылган романын ни өчен еламый уку мөмкин түгел?

Без барыбыз да, 1945 елның маенда Берлиндагы Рейхстаг гөмбәзенә Җиңү байрагын кемнәр элгәнен төнлә уятып сорасалар да, беләбез: Егоров белән Кантария. Берсе - рус, икенчесе грузин милләтеннән булган бу батырлар турында һәр тарих китабында язылган иде. Байракны беренче булып татар егете Газетдин Заһитов элгән булуы беркайда да күрсәтелмәде.

«Пәриле» Айдар Хәлимнең җырлап язылган романын ни өчен еламый уку мөмкин түгел?

Без барыбыз да, 1945 елның маенда Берлиндагы Рейхстаг гөмбәзенә Җиңү байрагын кемнәр элгәнен төнлә уятып сорасалар да, беләбез: Егоров белән Кантария. Берсе - рус, икенчесе грузин милләтеннән булган бу батырлар турында һәр тарих китабында язылган иде. Байракны беренче булып татар егете Газетдин Заһитов элгән булуы беркайда да күрсәтелмәде.

Тарих тузаннарын яңарыш җилләре очырта башлагач, тирән күмелгән бу сер дә ачылган. Бөтен гомерен милләтебезне зурлауга, аңа мәдхия укырга багышлаган әдип Айдар Хәлим, бу хакта белгәч тә, зур әсәр тудыру турында уйлана башлый. Күп эзләнүләр, йокысыз төннәр бәрабәренә туган бу роман, «Татар солдаты» һәм «Татарский воин» исеме белән, рус һәм татар телләрендә Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде. Аңа хәтле әсәрнең бер өлеше «Шәһри Казан» газетасында да басылган иде. Ә беркөнне автор Айдар Хәлим үз укучысы белән очрашырга башкалабызның «Ногай» кунакханәсендә урнашкан Тукай клубына килде.

- Алтмышынчы елларда нәкъ менә шушы бинада без Хәсән Туфан семинарларына йөри идек. Яшьлегемә кайткандай булдым, рәхмәт оештыручыларга. Татарстан кебек үз-үзен күтәрә торган республикам, татар халкы кебек бөек һәм зур халкым, шундый Президентыбыз, Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан китап нәшрияты, аларның акыллы җитәкчеләре булмаса, әлеге китап берничек тә укучы кулына барып җитә алмас иде, - диде әдип, ихлас рәхмәтләрен мулдан өләшеп.

Айдар Хәлим үзе әйткәнчә, ул бу романны милләтебез өчен горурлык хисләре кичереп иҗат иткән. Шуңа да әсәр җырлап язылган, ләкин елап укыла. Китапның битеннән-битенә Җиңүнең зур корбаннар бәрабәренә килүенә тагын бер тапкыр төшенәсең, сугышка нәфрәтең арта. Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә фашистларга тәүге каршылыкны Брест крепосте командиры, татар егете Петр Гаврилов күрсәткән. Ә инде Муса Җәлил җитәкчелегендәге 11 татар язучысы фашистларга каршы аның үз өнендә көрәшеп, бар җиһанны шаккатырган һәм сокландырган зур батырлык кылган. Инде менә Бөек Ватан сугышына ноктаны, юк, өндәүне (!) шулай ук татар егете куйган икән бит!

Башкортстанда туган бу каһарман милләттәшебез хакында әдип 1991 елларда ук язарга уйлаган булган. Ләкин кырыс чынбарлык: эзәрлекләүләр, язган әсәрләрен чыгармау, тыюлар белән дә очрашу, сәламәтлеге какшап, хастаханәләрдә яту язучының бу хыялын чигерә торган. Менә быел китап, «Россия мәдәнияте (2012-2018)» федераль максатчан программасы кысаларында, Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр федераль агентлыгының финанс ярдәме белән басылган.

Бай мәгълүматлы әлеге саллы китап турында кыска вакыт эчендә генә, бер очрашуда гына сөйләшеп бетереп булмаганга, әсәр белән танышу рәхәтен автор һәр укучының үзенә калдырды. Очрашуда бу тарихи китапны аның култамгасы белән алу мөмкинлеге бар иде.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Айдар Хәлимне «пәриле» язучы дип саный икән. Начарлыкка котыртучы шайтанлы түгел, ә изге күңелле, илһам биреп торучы «пәрие» булган әдип. Һәм язучының бөтен бәхете (укучысы күп булган язучы бәхетле була инде ул, алар бу очрашуга да зал тутырып килгән иде) шул «пәриенә», дөресрәге, үз-үзенә, кыйбласына тугры калуда дип нәтиҗә ясады. Тагын ул Айдар Хәлимне ат уйнатучы әдип дип тә атады. Милләтебезне зурлаган әлеге әсәрне һәркемгә укырга киңәш итте.

Дусты, каләмдәше, чордашы Гәрәй Рәхим дә Айдар Хәлим иҗатының меңьеллык татар язма әдәбиятында үз урыны булуына басым ясады. «Бу урынны халык, укучы үзе билгели», -диде Гәрәй Рәхим, ул елларда иҗат итүнең нинди мәшәкатьле, цензураның көчле булуын искә төшереп.

- Айдар аганың һәр китабы - зур вакыйга, - диде язучы, әдәбият белгече Фоат Галимуллин. - Ә монысы вакыйганың да вакыйгасы. Халкыбызны каһарман итеп күрсәткән әсәр иҗат ителгән.

Әсәр тарихи вакыйгаларга нигезләнгән. Күп кенә архив материаллары кулланылып иҗат ителгән. Рейхстагка юл кан-үлем аша салынган. Көн саен 16 мең совет солдаты Берлин урамнарында күптән көтелгән Җиңү таңы аткан чакта мәңгелеккә ятып калган. Шуңа күрә дә гади татар солдатының батырлыгы алдында баш иярлек. Бөек Ватан сугышы музее хезмәткәре алдагы экскурсияләрдә Гази Заһитов исемен телгә алырга ышандырды.

Чыгыш ясаган башка каләмдәшләре дә, укучылары да әдипкә күп һәм һәрвакыт татар халкы турында язуы өчен рәхмәт әйттеләр. Әлеге очрашуның Бөтендөнья татар конгрессы съезды барган көннәргә туры килүе дә очраклы гына булмагандыр. Залда съезд делегатлары да шактый иде. Минем янәшәмдә дә Мәскәүдән килгән шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Әлфия Шәмсетдинова (рәсемдә) утырды. Алар аксакал әдип белән күптәнге дуслар икән. Айдар абый Әлфия ханымның «Бер учка сыя дөнья» китабына карата үз бәясен дә биргән булган. аксакалга багышлап, шагыйрә шигырь укырга да теләгән иде, ләкин шактый озак барган очрашу кинәт бетеп китте һәм халык китап тотып, ташкын булып, култамга алырга чиратка басты.



Кич белән эштән кайткач, безнең гаиләдә табын артында көне буе кемнең ни белән шөгыльләнгәнен сорашу гадәте бар. Үзенә күрә бер отчет. Миннән дә сорадылар. Мин Айдар Хәлим белән очрашуга баруымны әйттем. Кыскача гына китап герое - татар солдатының батырлыгы турында да сөйләдем. Гавриловны, Муса Җәлилләрне, башка батырларны да искә алдым. Балаларым гаҗәпләнеп тыңлады, бу алар өчен зур яңалык иде. Шунда Айнур: «Ярый әле мин татар!» - димәсенме?! Аны ишеткәч, мин аксакал әдип Айдар ага Хәлим өчен ихластан сөенеп куйдым. Автор үз максатына ирешкән бит!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading