16+

Сезнең тавык хәләл йомырка саламы?

Кибет киштәләрендә хәләл тамгалы ризык күренә башлагач, күпләрне иң гаҗәпләндергәне хәләл йомыркалар булды.

Сезнең тавык хәләл йомырка саламы?

Кибет киштәләрендә хәләл тамгалы ризык күренә башлагач, күпләрне иң гаҗәпләндергәне хәләл йомыркалар булды.

Бу уңайдан әллә нихәтле шаяртырга булыр иде. Яңарак кына бер районга баргач, янә хәләл йомырка турында сүз чыкты. Шаяртуларны бер читкә куеп, чынлап торып уйлап карасак, авылда ишегалдында йөргән тавыкның йомыркасы хәләл була аламы?

Хәләл белән хәрәмне аерыр өчен, мин Ла­еш районының Габишево авылында урнашкан «Ак Барс» кошчылык фабрикасына мөрәҗәгать итәргә булдым. Биредә 1,9 миллион тавык асрыйлар, көн саен 1,6 миллион данә йомырка җитештерәләр.

- Бүгенге көндә сатып алучыларга хәләл йомыр­ка тәкъдим итә алуыбыз - фабриканың бик зур өс­тенлеге. Лаеш кошчылык фабрикасындагы тавык азыгының 70 проценты бөртеклеләрдән тора. Кош­ларга без үзебезнең кырларда үскән ашлыктан әзерләнгән катнаш азык ашатабыз. Аларның рационында хәтта Дагыстаннан кайтартылган ракушка да бар. Гадәттә, тавыкларга, йомырка салсын өчен, махсус ит-сөяк оны бирәләр, ә без аңардан баш тарттык һәм рационны кузаклы культуралар, кукуруз исәбенә тулыландырдык. Ит-сөяк онының төрле калдыклардан ясалганы беркемгә дә сер түгелдер дип уйлыйм. Тавыкларыбыз хәләл йомырка сала, чөнки хәләл ризык ашыйлар, - диде Лаеш кошчылык фабрикасының үсеш буенча директор урынбасары Эдуард Ризаев.

«Тавыкларның туклану рационы, көн тәртибе шул хәтле зур контроль астында ки, кешеләргә көнләшергә генә кала», - диләр фабрикада. Суны гына алыйк. Лаеш кошчылык фабрикасы мәйданында 12 скважина. Монда алынган су, сыйфаты буенча, Татарстанда иң яхшылардан санала. Чебиләргә биргәнче, бу суны чистарталар да әле, тимердән арындыралар. Сүз уңаеннан, йомыр­ка агының 90 проценты - су, калган 10 проценты - аксым. Димәк, тавыкларның нинди су эчүләре бик мөһим. Йомырканың кабыгы ясалу да катлаулы. Ул нык булсын өчен, иртәнге дүрттә тавык­лар­ны уятып ашатып алалар. Уникедән бергә хәтле, утларны сүндереп, йоклаталар. Гомуми йокы вакытлары - тәүлеккә 12 сәгать. Һава әйләнеше, температура режимы - болар бар да автомат рәвештә көйләнгән.

Иң кызыгы: фабрикада йомырка саклый торган складлар бөтенләй юк, чөнки йомырка бик тиз таралып бетә. Тавык йомыркасы җиде көнгә хәтле диетик ризык саналуын исәпләсәк, аның кулланучыга тизрәк барып җитүе бик мөһим. Лаеш йомыркасы Мәскәү, Санкт-Петербург, Волгоград, Башкортстан, Дагыстан, Краснодар һәм Ставропольгә «Бәхетле», «Эдельвейс», «Чәк-чәк», «Магнит», «Пятерочка», «Перекресток» кебек зур кибет челтәрләре аша сатыла. Көн саен ике машина Казанга сатарга чыгып китә икән, ял көннәрендә ярминкәләргә йөриләр, «Казан» агропромпаркында сәүдә нокталары бар. Бу нокталарда бәяләр - җитештерүченеке, шуңа күрә сатып алучылар чират торырга да авырсынмыйлар.

Реклама

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading