16+

Сиреньнәр чәчәк аткан. Әллә инде яз килә?!

Кама Тамагы районының Олы Кариле авылында яшәүче газета укучыбыз Венера Зыятдинова октябрь уртасында чәчәк атып утырган сирень чәчәкләренең фотосын юллаган безгә. Туганы Дилбәр Вәгыйдуллинаның бакчасында гөлҗимеш тә чәчәк аткан.

Сиреньнәр чәчәк аткан. Әллә инде яз килә?!

Кама Тамагы районының Олы Кариле авылында яшәүче газета укучыбыз Венера Зыятдинова октябрь уртасында чәчәк атып утырган сирень чәчәкләренең фотосын юллаган безгә. Туганы Дилбәр Вәгыйдуллинаның бакчасында гөлҗимеш тә чәчәк аткан.

- Үз күзләремә ышанмый тордым. Нәкъ май аендагы кебек. Матур итеп чәчәк атканнар, - ди ул.
КФУның табигатьне тергезү һәм су ресурсларын файдалану кафедрасы ассистенты, эколог Наил Назаров моны озакка сузылган җылы әбиләр чуагы өчен гадәти күренеш дип атый.

- Сирень белән гөлҗимештән кала чияләр, алмагачлар да чәчәк аткалый. Ике ел элек октябрь аенда Токиода эшлекле сәфәрдә булганда хәтта сакураның да чәчәк атуын күрдем. Көзен җылы һава торышының озак булуы үсемлекләрнең диапаузага, ягъни сезонлы ялга китүен бераз кичектереп торырга мөмкин һәм шуңа җавап итеп, табигать “уяна”. Моңа куркып һәм борчылып карарга кирәк түгел. Көзен уянган чәчәк бөреләре язын чәчәк атмаячак, әлбәттә, тик үсемлек өчен зыян юк, - дип, ул икенче тапкыр чәчкә аткан куакларны өстәмә рәвештә суперфосфат белән эшкәртеп алырга киңәш итте.

Сиреньнең көз көне чәчәк атуына карап, кышның ничек киләчәген дә билгелиләр икән. Халык сынамышлары буенча, сирень иртә көздә чәчәк атса, кыш соңга калып килә. Көз ахырында булса, кышны иртә көтәргә һәм суыклары да булачак ди. Соңгы сөйләшүебездә халык синоптигы Рәис абый Шәкүров та быел кышның иртә киләчәген фаразлады. Яхшы гына суыклары да булачак, диде. Көтеп карыйк. Вакыт күрсәтер. Әлегә җылы матур көздәге сиреньнәргә сокланыйк. Быел көз чынлап та бик матур килде.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading