16+

Үсәсе килми!

Вьетнам фармацевтлары ир-атларны инфантильлектән коткара торган дару уйлап тапкан. Соңгы вакытта әлеге авыру аеруча киң таралган. Ирләрнең күбесе әле һаман да балалыктан чыга алмый. Белгечләр әйтүенчә, Питер Пэн синдромыннан күбесенчә нәкъ менә ирләр җәфалана икән.

Әлеге дару белән Европада сату да итә башлаганнар. Дөрес, бәясен алай арзан дип әйтеп булмый - 400 евро тора.
Тикшеренүләрдән күренгәнчә, үсәсе килмичә, һаман балалыкта каласы килү аеруча интеллектуаль яктан үскән һәм тотрыклы керемнәре булган ирләргә хас. Алар башка үз яшендәге кешеләрдән үз өсләренә бернинди җаваплылык аласы килмәү белән аерыла. Гадәттә, андыйлар өйләнмичә дә йөри ди.
Вьетнамда барлыкка килгән могҗиза дару составында тестостерон һәм башка гормоннар бар. Аның тулысынча составын уйлап табучылар сер итеп саклый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading