16+

Татарстан картасын каян алырга?

Редакциягә: «Казанда Татарстан картасы таба алмыйбыз, каян сатып алып була икән?» - дип шалтыраттылар. Моңа кадәр бу мәсьәлә белән бер дә очрашканыбыз булмагач, аптырап калдык һәм мин, редактор йөкләмәсе буенча, Казан буйлап карта эзләргә чыгып киттем.

Татарстан картасын каян алырга?

Редакциягә: «Казанда Татарстан картасы таба алмыйбыз, каян сатып алып була икән?» - дип шалтыраттылар. Моңа кадәр бу мәсьәлә белән бер дә очрашканыбыз булмагач, аптырап калдык һәм мин, редактор йөкләмәсе буенча, Казан буйлап карта эзләргә чыгып киттем.

Булса - үзәктә, Бауман урамында, туристлар йөри торган җирдә булыр дип, Бауман урамына юнәлдем. «Кольцо» сәүдә үзәгеннән алып Казан Кирмәненә кадәр бер генә китап, сувенир кибетен дә калдырмый йөреп чыктым. Татарстан картасы берсендә дә юк! Флаг та, герб та бар, әллә ничекләр төрләндереп саталар үзләрен, ә карта юк. Остарак сатучылар, мине турист дип белеп, 220 тәңкәгә Казан картасын, Татарстанның автомобиль юлы картасын кыстырып җибәрмәкче иде әле. Имеш, шул ук бер карта инде ул. Татарстан китап нәшриятының Бауман урамындагы ике кибетендә дә: «Бездә андый картаның булганы да юк, әнә сувенир кибетенә барыгыз», - дип җибәрделәр. Алары исә - кире китап кибетенә.

- Без бары тик Казан буенча юлкүрсәткеч кенә тәкъдим итә алабыз, анда Татарстан буенча да мәгълүмат бар. Ә республика картасын бастыру өчен рөхсәт кирәк, бездә ул юк, - дип җавап бирделәр Татарстан китап нәшриятының үзендә.

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында картография бүлеге бар. Аннан башта: «Без карта бастыру белән шөгыльләнмибез, интернетта бар, шуннан карагыз» - дигән җавап алдым. Хәлнең нидә икәнен аңлаткач, ярдәм иттеләр. Баксаң, бездә республика картасын бөтенләй бастырмыйлар икән.

- Картография фабрикасы республикада гомумән юк. Кирәк булган очракта да Татарстан Самара, Омск шәһәренә, Свердловск өлкәсенә мөрәҗәгать итә. Карта төзү, бастыру - чыгымлы эш, республика күләмендә генә ул үз-үзен акламый, шуңа күрә җитештерү ил күләмендә бара, - диде тарих фәннәре докторы Рафаэль Шәйдуллин.

Институтта Татарстан картасын, беренчеләрдән булып, татар теленә тәрҗемә иткәннәр. Моңарчы татар телендәге карта берәүгә дә кирәк булмаган. Хәер, хәзер дә аңа ихтыяҗ зур түгел, ди Рафаэль Шәйдуллин.

- Татар телендәге Татарстан картасы халыкка кирәк. Әле хәзер дә, тәрҗемәсе була торып, топонимик атамаларны дөрес итеп язмыйлар, ләкин югарыдагыларга татар телле карта кирәкми. Бу өстәмә чыгым бит, - ди галим.

Хәзерге карта 1990 елларда булдырылган. Шуннан бирле карта әллә ни зур үзгәрешләр кичермәгән, шулай да яңалыклар бар.

- Иннополис шәһәре калыкты. Арча, Баулы хәзер шәһәр статусын йөртә. Яңа районнар барлыкка килде. Мәсәлән, Ютазы районы 90нчы елларда гына формалашты, - диде Рафаэль Шәйдуллин.

«Авито» интернет сайтында да Татарстан картасы популяр товар түгел. Сергей исемле нибары бер кешенең «1000 сумга 1993 елда бастырылган Татарстан картасын сатам» дигән игъланы тора. Картаның шактый саргайган, читләре челтәрләнгән икәненә күз салсак, хуҗа артык кыйммәт бәя сорый кебек тоелды. Ни дисәң дә, бу бәягә өч яңа карта сатып алып була икән - монысына соңрак инандым.

Картаны таптым мин. Йөреп арыгач, телефон аша эзләдем. «Дом книги» китап кибетләре челтәренең гомуми телефонына мөрәҗәгать иткәннән соң, ниһаять, табып бирделәр! Берне түгел, өчне алдык. Карта Омск картография фабрикасында басылган. Бәясе дә «тешләми» - 315 сум.


«Татарстан символикасын читтә күбрәк хөрмәт итәләр»

Тәбрис Яруллин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе:
- Чыннан да, Татарстан картасын таба алмыйбыз дип, безгә дә еш мөрәҗәгать итәләр. Үземә аны бер дустым бүләк итте. Ә читтә яшәүче татарларга без, күчтәнәч буларак, Татарстан байрагын бүләк итәбез. Милләттәшләребез чәкчәк, Казан магнитлары, истәлекле урыннар сурәтләнгән тәбрикләмәләрне дә үз итә. Минемчә, Татарстан символикасын читтә күбрәк хөрмәт итәләр, безгә караганда күбрәк кадерлиләр. Чит илләрдә, чит төбәкләрдә еш булырга туры килә, күренә ул. Казахстанда, мәсәлән, татар кичәләрен оештырганда, кешеләр Татарстан байрагы төсендәге беләзекләр тага, яшел, ак, кызыл төсләрне киемнәренә төшерә.

Америкалыларның һәр ишегалдында диярлек үз флаглары эленеп тора. Төркиядә зур бәйрәм саен бөтен җирдә кызыл байраклар калкып чыга. Минемчә, безгә дә бу әйбер бик кирәк. Туган җиреңә мәхәббәт уяту турыдан-туры дәүләт символлары белән бәйле. Бездә никтер андый әйбергә башкачарак карыйлар, гадәттә, дәүләт бәйрәмнәре алдыннан рәсми җирләрдә генә күреп була символиканы. Безнең Татарстанның үзбилгеләнүе бар. Ул турыдан-туры дәүләт символлары белән бәйле.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading