16+

Умартачы Рамил Гыйбадуллин: «Бал кортларын да вакытында дәваларга кирәк»

Әлмәт районы, Чупай авылы егете Рамил Гыйбадуллин, әле яшь булуына карамастан, умартачылык белән ун елга якын шөгыльләнә инде. Хәзерге вакытта аның 40 баш умартасы бар. Ул да шушы көннәрдә бал аерту белән мәшгуль. Рамил укучыларыбызны кызыксындырган берничә сорауга җавап бирде.

- Балдан тәмле дә, файдалы да нәрсә эшләп була?
- Мин бал корты ипиен (перга) ит тарткычтан чыгарам. Шуны бертигез күләмдә бал белән кушам. Ул - бик күп авырулардан дәва. Спортчылар да мондый балны массаны арттыру өчен протеин урынына кулланалар. Корт ипие ул - чәчәкләрнең кортлар тарафыннан эшкәртелгән серкәсе. Кортлар аны үз ферментларын кушып эшли.

- Бал кортларын кышка ничек сак­ларга?
- Иң беренче чиратта, бал кортларыбыз ачтан үлмәсен өчен, аларга ризык калдырабыз. Күп умартачылар, кыштан соң кортлар күпләп үлә, дип зарлана. Бу аларның варроа (бал корты талпаны) белән зарарлануы нәтиҗәсендә булырга мөмкин. Талпан, бал кортының корсагына ябышып, канын суыра. Моны булдырмас өчен, күчне иртә яз һәм соң көз төрле препаратлар белән дәваларга кирәк. Умарта аерганда, мондый эшләрне башкарырга ярамый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading