16+

VCUS остаханәсе хуҗасы Ләйсән Гыйззәтуллина: «Тәм-томны барысы да ярата, ә менә кешене яңа әйбер белән гаҗәпләндерү авыр»

VCUS тәм‑том остаханәсе хуҗасы Ләйсән Гыйззәтуллина кондитер булу турында бөтенләй хыялланмаган, әлеге юнәлеш буенча махсус һөнәр дә үзләштермәгән, баллы ризыкларга да әллә ни хушы китми.

VCUS остаханәсе хуҗасы Ләйсән Гыйззәтуллина: «Тәм-томны барысы да ярата, ә менә кешене яңа әйбер белән гаҗәпләндерү авыр»

VCUS тәм‑том остаханәсе хуҗасы Ләйсән Гыйззәтуллина кондитер булу турында бөтенләй хыялланмаган, әлеге юнәлеш буенча махсус һөнәр дә үзләштермәгән, баллы ризыкларга да әллә ни хушы китми.

Ә менә аның кипкән җимешләр, куертылган сөт, экзотик җиләк-җимеш, чикләвек кушып үзе ясаган кәнфитләрен тәмлетамаклар үз итеп өлгергән инде.

Май чүлмәге тышыннан билгеле дигән кебек, остаханәсе ишеге төбенә мине каршы алырга чыккан Ләйсәнгә «татлы-баллы ис» тә ияреп төшкән иде. Остаханәнең үзенә килеп кергәч кенә төшендем, бу бит бала чактан яхшы таныш булган сөтле помадка исе. Ләйсәннең әйтүенчә, тәм-томнарының нигезендә менә шул помадка ята икән. Осталар телендә ул бурфи дип атала. Хәер, анысы турында соңрак...

- Кибет тулы тәм‑том хәзер, бу эшкә алынуың үзең баллы әйберләр яратканнанмы, әллә башка бер се­ре бармы? - дип сорыйм мин Ләйсәннән.


- Тәм‑томны барысы да ярата, ә менә кешене яңа әйбер белән гаҗәпләндерү авыр. Мин үземнең күптәнге хыя­лымны тормышка ашырдым дип әйтә алмыйм, барысы да үзем дә уйламаганда гына килеп чыкты. Һөнәрем белән пиар-менеджер булсам да, ул юлны сайламадым. Танышларымның вегетарианнар, сәламәт тукланучылар өчен ачылган кафесына эшкә урнаштым. Анда өч ел тәм‑том ясадым. Буфри дигән нәрсә Һиндстаннан кергән. Ул бездәге сөтле помадка кебек. Шуңа чикләвек, кипкән җимешләр кушып, аларны төрлечә бизи идем. Өч ел эшләгәннән соң, мин үз эшемне ачарга булдым. Әмма күп итеп акча эшләү ниятеннән түгел, үземне үстерү максатыннан. Минем өчен беренче чиратта иҗат тора, үземнең иҗат җимешләремне башкаларга күрсәтү теләгеннән оешты ул остаханә. Шуның өчен дә мин тәм-томнарны күргәзмәләргә, ярминкәләргә чыгарам.

Ләйсәннең остаханәсе ике ай элек кенә оешса да, аны бүген күпләр белә. Ул үзе моны халыкның сыйфатлы продуктларга өстенлек бирүендә дип аңлата. Кыйммәтле җимешләр, чикләвекләрдән, нут оныннан эшләнгән десертлар зыянсыз гына түгел, файдалы да, ди ул.

- Көн дә шушы десертларны ясау ардырмыймы? - дим газ плитәсе өстендәге ике дәү генә кәстрүлдәге помадкаларны кайнатып басып торган пешекчегә.

- Һич юк. Рәссамнар, шагыйрьләр үз эшеннән туймаган кебек, мин дә авырсынмыйм аны. Заказлар күп булмаганда, вакыт иркенрәк чакта, аларның һәрберсен үзенчәлекле итеп бизәргә тырышам. Ингредиентларны төрлечә кушып, яңа тәм уйлап табарга яратам. Хәзергә остаханәмдә утыз төрле десерт ясала. Кайвакыт көненә 700 тәм‑том эшләгән чаклар да була. Хәзер үземә ярдәмгә бер кеше дә алдым. Өч сатучым бар.

Баллы ризыкларга хатын-кызларның гына хушы китә дисәк тә, ул эшли торган финикилы мармеладны ир‑атлар да ярата икән. Аның рецептын Ләйсән газета укучыларга да тәкъдим итәргә булды.

- Төшеннән аерылган бер килограмм финики, 150 грамм атланмай, 500 грамм куертылган сөтне бергә кушып, ут өстенә куясың. Янып китмәсен өчен, гел болгатып торасың. Хөрмә җимеше үзеннән-үзе йомшара башлый. Катнашманы блендер белән әйләндереп болгатып аласың. Берәр сәгать пешергәч, катнашма савытның кырыеннан аерыла башлый. Ике пачка ванилин саласың. Мармеладның әзерме-юкмы икәнен белү өчен, аны салкын әйбергә, әйтик, раковинага тамызып карыйсың. Ул агып китмәсә, әзер дигән сүз. Кулны пешермәслек итеп суынгач, кулга май сылап, шарлар әвәлисең яки төрле формадагы силикон савытка тутырасың да суыткычка куясың. Бер сәгатьтән ул әзер була. Әлеге десертлар суыткычта бер ай саклана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading