Якшәмбе көнне Зәй юлында һәлакәткә очраган автобуста Зәй кызы Мария Галимованың да гомере өзелде...
Скопировать ссылку
Якшәмбе көнне Зәй юлында һәлакәткә очраган автобуста Зәй кызы Мария Галимованың да гомере өзелде...
24 яшьлек Мария Самара медицина университетын тәмамлап, ординатурага укырга кергән генә булган. Киләчәктә реанимациядә эшләргә хыялланган. Якшәмбе көнне кыз өенә кайтырга чыккан.
- Автобуска утырдым дип, смс белән автовокзалдан фото да җибәрде. Юлда нинди авыл-тукталышларын узганын язып барды. Аның гадәте шундый иде. Без әтисе белән юлга каршы алырга чыктык. Син кая дип тә язды әле ул. Тукталышта торабыз, дидем мин аңа. Автобусны да күреп алдык без. Нишләп шулай кискен борыла бу дип гаҗәпләнгән идек, күрәсең, алдындагы машинаны куып, узарга теләгән вакыты булгандыр. Менә шунда автобус шартлады. Кызым чыгарга дип әзерләнгән дә булган, башына нәрсәдер төшеп, шунда ук аңын югалткан. Без килеп җитәргә биш метр кала автобус дөрләп яна иде инде. Ирем, кызны коткарып калам дип, шунда ук автобуска ташланды. Калганын хәтерләмим дә инде. Кызны, бәлки исәндер дип, кыр буйлап караштырып йөргәнебезне генә беләм. Аны эзләгәндә автобустан очып чыккан бер хатынга юлыктым. Ул исән иде. Соңгы минутка кадәр кызыбызның үлеменә ышанмадык. Автобусны җыеп алып киткәч тә якын-тирәдән эзләвебезне дәвам иттек. Әле хәзер дә аны югалтканыма ышанмыйм, - ди Мариянең әнисе Регина Галимова.
Мария әти-әнисе янына еш кайтмаган, алар үзләре кызлары янына барып йөргән.
- Беркөнне, мин сиңа крокслар (аяк киеме) алдым, дип шалтыратты. Бересе көнне тагын сөйләштек: төш күрдем, сиңа алган кроксларның тартмасын ачтым, анда алар юк, ди. Бу ниндидер бер билге булгандыр инде. Соңгы сөйләшүебездә, кайтырга чыгам, диде.
Комментарийлар