16+

Кабартылган иреннәр: өлкәннәр дә килә

Косметолог Лилия Хөснетдинова иреннәргә контурлы пластика ясатуның серләре белән уртаклашты. Тумышы белән ул Балык Бистәсе районының Уракчы авылыннан. Алабуга медицина училищесын тәмамлый. Хәзер инде 10 елга якын косметология өлкәсендә хезмәт куя.

Кабартылган иреннәр: өлкәннәр дә килә

Косметолог Лилия Хөснетдинова иреннәргә контурлы пластика ясатуның серләре белән уртаклашты. Тумышы белән ул Балык Бистәсе районының Уракчы авылыннан. Алабуга медицина училищесын тәмамлый. Хәзер инде 10 елга якын косметология өлкәсендә хезмәт куя.

– Лилия, хәзерге көндә популяр процедура – иреннәрне бантик техникасында контурлы пластика ярдәмендә кабарту турында сөйләшик әле. Әлеге процедура ничек башкарыла?
– Махсус укол ярдәмендә тире астына филлер кадатыла. Шул рәвешле, иреннәр матурлана, яшь вакыттагы формасына әйләнеп кайткан төсле була. Бүген модада табигый иреннәр. Элек иреннәрне бик нык кабартырга тырышсалар, хәзер алай түгел. Иреннәрне матурайтырга яшьләр генә түгел, урта һәм өлкән буын да килә. Яшь барган саен, ирен өстендә җыерчыклар пәйда була. Менә шуларны бетерер өчен, өлкәнрәкләр дә иреннәренә контурлы пластика эшләтә. Әлеге процедура авырттырмый. Һәрхәлдә миңа килгән гүзәл затларыбызның авыртуга зарланганнары булмады.

– Иреннәргә кадатылган препарат озак торамы?
– Филлер – гель формасындагы препарат. Беренче чиратта, озак тору-тормавы хатын-кызның метаболизмына бәйле. Кемнеңдер филлерлары еллар буе тора. Ә ябык, спорт белән шөгыльләнүче яки актив яшәү рәвеше алып барган хатын-кызларның филлерлары озак сакланмый. Организмда гиалуронидаза дигән компонент җитештерелсә, филлер шулай ук озак тора алмый. Иреннәрдә генә түгел, кадаткан бер урында да тормый. Косметология базарында филлерларның ниндие генә юк. Аеруча Кореяда җитештерелгәннәре күп кулланыла. Барлык препаратлар сертификация узган. Алар сыйфат ягыннан премиум дәрәҗәсендә санала. Хәзерге вакытта ике бренд белән актив эшлим, чөнки сыйфат ягын кайгыртам.

– Иреннәргә контурлы пластика ясаткач, нинди гамәлләр катгый тыела?
– Процедурадан соң беренче көнне кайнар эчемлекләр эчәргә, кайнар ризык ашарга, иреннәрне тешләргә, шулай ук үбешергә ярамый. Ике атна дәвамында сауна, солярийга, теш табибына бару тыела.

– Ә кемнәргә әлеге процедураны бөтенләй ясатырга ярамый?
– Йөкле хатын-кызларга, әлегә бала имезүчеләргә, онкологик чирләре булганнарга әлеге процедураны ясату тыела. Иреннәрдә герпес чыкканда да ярамый.

– Косметолог буларак, гүзәл затларыбызга нинди киңәш-теләкләр бирер идегез.
– Үзләрен һәрвакыт яратып яшәсеннәр. Беренче чиратта, бит тиресен карап тору мөһим. Чөнки тире һәрдаим тәрбиягә мохтаҗ. Күпчелек гүзәл затларыбыз бит тиресе турында онытып җибәрә. Дөресрәге, аңа әһәмият бирми. Кемдер керфек һәм маникюр ясату белән генә чикләнә. Картлык көненә хатын-кыз үзен әзерләргә тиеш. Йөзең матур булса, хатын-кызның күңеле күтәрелә. Күңеле күтәрелгәч, эшендә дә, өендә дә матурлык хөкем сөрә дигән сүз. Гүзәл затларыбыз булган матурлыкларын саклап, бәхетле яшәсеннәр дигән теләктә калам.

Эльза Газизова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading