Шәһри Казан

Маскагызны киегез! Җылырак...

Ай матур килде быел көз! Яңгырлы көннәре дә берән-сәрән генә булды. Теге зәхмәт авыруга компенсация ясагандыр инде Ходай!

Кышы да көтмәгәндә килеп җитте. Әле карны ноябрь азагында гына ятачак, дип фаразлаган иде бит синоптиклар. Аларга ышанып, без дә шулай дип сезгә хәбәр иттек. Безнең хакта алдакчы болар дип уйламагыз, синоптикларның ялгыша торган гадәте бар бит бераз. Хәзерге заманда ничә гасырлар буе сыналган сынамышлар да “эшләми” хәтта. Сынап карагыз әле: 21 ноябрьдә җепшек булса, чана юлы 19 ыннан да иртәрәк төшмәячәк икән.

Ә синоптиклар исә Татарстанга аномаль салкыннар килә, дип кисәтә. РФ Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Роман Вильфанд сүзләренчә, алдагы атнада Россиянең Азия территориясендә һава температурасы нормадан 12-20 нормадан югарырак булачак.

Реклама

Ә менә илебезнең Европа өлешенең төньягында – 4-8 градуска, көньягында 4-6 градуска салкынрак булыр дип көтелә. Бу Татарстанга да кагыла.
Алдагы көннәргә республикада -9...-11 градуска кадәр салкыннар көтелә. Узган якшәмбедә исә кайбер районнарда төнлә -23 булачак, дип фаразлаганнар иде. Быел туннарны, куян бүрекләрне иртәрәк чыгарырга туры килде. Кары да яусамы!?

P.S. Узган ел 19 ноябрь тирәсендә генә суыта башлаган, аңа кадәр гел плюс барган. Көндез уртача температура -1, төнлә исә -4 дип теркәлгән.

Лилия ЛОКМАНОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: