Тәрәзә төбем исле гөл – шиңми дә, бөгелми дә! Нәкъ җырдагыча, Сиринә ханым Хакимова кулында ямь иңгән гөлләргә карап, шулай диясе килә дә.
Гап-гади авыл җирендә яшәүче ханым өчен бер дигән шөгыль – фоамираннан орхидея, фиалка гөлләре ясап сата. Бәясе дә әллә ни кыйммәт түгел. Орхидеялары – 800, фиалкалары 500 сум тирәсе. Үтемле кәсеп. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр яратып ала икән.
– Олыгаелды, гөлләр үстерә алмыйбыз. Ансыз тәрәзә төпләрем бик моңсу, дип, күпчелек әбиләр сорый. Аларга әле мин бәясен дә төшереп бирәм. Бер рәхмәт мең баләдән коткара диләр, ә алар рәхмәтен дә, изге теләкләрен дә кызганмыйлар, – ди Сиринә.
Кукмара районы Олыяз авылында яши ул. Кызык кына – Саба районының Олыяз авылында туып, “адаш” авылга кияүгә чыга.
– Без дүрт кыз үстек, мин – төпчеге. Әтигә охшаганмын. Ул тракторчы булып эшләде, буш вакыты булдымы гел агачка чәчәкләр ясарга керешә иде. Тәрәзә йөзлекләрен, өй кыекларын бизәкләү дисеңме. 21 ел элек вафат булды. Әнине югалтканыбызга да 6 ел вакыт үтеп китте. Кеше килә дә, үз эзен калдырып, китә икән, дим. Әтинең кул эшләре ярты авылны бизи әнә, бик күпләр үзен сагынып искә ала, – ди әңгәмәдәшем.
Һөнәре белән пешекче ул. Хәләле Илдус белән гаилә коргач, берничә ел Казанда яшиләр әле.
– Каенананам олыгайды, ялгызына гына тормыш көтәргә авырайды. Илдуска 11 яшь тулгач, әтисе вафат булган. Әни хакына авылга кайтып төпләндек. Мин башта өйдә тортлар пешердем. Бер килограммы 500 сум иде. Тортны бизәр өчен чималын Казаннан барып алырга кирәк, чыгымлырак эш. Аны ташлап, чәчәкләр ясарга керештем. Беренчедән, чималын интернет кибетләрдән генә алам, ике көн дигәндә килеп тә җитә. Икенчедән, бәйрәм якынлашса табышы да бишләтә күбрәк, – ди Сиринә.
Тортны күз йомып пешерсә дә, чәчәкләрне бик авырдан ясарга өйрәнә. Сере бар һәм шул серне сатып алырга кирәк икән.
– Интернетта бушлай дәресләр, күрсәтмәләр күп, ләкин бөтен үзенчәлекләрен дә әйтеп бетермиләр, килеп чыкмый. Шуңа да ул дәресләрне 1 мең сумга сатып алдым. Орхидеяны ике көн ясыйм. Таҗларын ясаганда үтүк белән эш итәсе, матур килеп чыксын дисәң – ашыкмаска кирәк. Кич белән бер-ике кенә сәгать утырам, көндез өйдәге мәшәкать тә җитәрлек. Илдус Казанга китеп эшли, атна ахырында гына кайта. 2 атыбыз, берничә бозау, 20 баш сарыкны карау кичләрен Ильяс улым өстендә. Аңа 15 яшь. Илсинә кызым абыйсыннан 3 яшькә кечерәк, миңа кул эшләренә ярдәм итә. Ильяр улым 8 яшендә. Ул безнең арада комачаулап йөрүче генә, – дип елмая Сиринә.
Заказлары бихисап – аены 30лап орхидея, 50ләп фиалка ясарга туры килә. Төрле районнардан сорыйлар, барысына да җаен табып җибәрә.
– Интернеттан үзем кебек осталар белән дә сөйләшәм. Ульяновск шәһәрендә яшәүче оста минем күп кимчелекләремне төзәтте. Күп нәрсәгә эшли-эшли генә төшенәсең шул. Авыл җирендә акчалы эш урыны юк инде. Кая гына барып төрселсәң дә тиеннәргә эшлисең. Өйдә әзрәк кул эшләре тотсаң, башта иш янына куш дисең, аннары төп керемгә әйләнгәнен дә сизмисең. Акчага мохтаҗлык күрмим дисәң, иренмәскә, ни дә булса эшләргә кирәк. Татар хатын-кызлары электән кул эше эшләп гомер иткән, – ди Сиринә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Башкортостанга Җибәрәсезме?
0
0
0
0
Мин дэ алыр идем ,Башкортстанга жибэрсэгез
0
0