16+

Сталин әле дә үчләшә

Борщевик күргән саен, авылда күршебез белән булган хәл искә төшә. Көтү көткәндә, яңгыр сибәли башлады. Күрше апа якында гына үсеп утырган борщевикны сындырып алып, шуның астына ышыкланды.

Сталин әле дә үчләшә

Борщевик күргән саен, авылда күршебез белән булган хәл искә төшә. Көтү көткәндә, яңгыр сибәли башлады. Күрше апа якында гына үсеп утырган борщевикны сындырып алып, шуның астына ышыкланды.

Икенче көнне исә бөтен кулы-беләкләре пешеп чыккан иде. Шул хәлдән соң күрше районнарда балалар аңардан бинокль, курай ясап уйнаган, битләре-күзләре пешкән дип тә сөйләүчеләр булды. Борщевикның хәтәр үсемлек икәнен без шул вакыттан ук беләбез.

Дөрес, ул вакытта аның атамасын белми идек, халык аны Сталин үләне дип кенә атады. Бездә үләне дип йомшартып әйтсәләр, күпләргә ул "Сталин үче" буларак таныш икән. Борщевикның төре күп, сүз Сосновский дигәне турында бара. Ул Бөек Ватан сугышыннан соң барлыкка килгән. Безнең илдә таралуынынң төп гаепчесе - Сталин. Төньяк Америкада аны терлекләргә ашатуларын, алар өчен алыштыргысыз азык икәнен белгәч, бездә дә үстерә башлыйлар. Колорадо корты кебек, ул бик әйбәт кенә тарала. Бәлки, ул, бәрәңге корты кебек үк, Америкадан махсус җибәрелгән зәхмәттер дә. Поляклар да үстереп карый аны, әмма сыерларның сөтеннән әче тәм биргәнен тойгач, шуның өстенә агулы икәнен дә белгәч, тиз арада котылалар. Күпмедер вакыттан бездә дә аның белән кызыксынмый башлыйлар. Әмма инде соң була. Гигант үсемлек иреккә чыгып, бөтен җиргә тарала. Аңардан исә ансат кына котылып булмый, бер үлән ким дигәндә 20-30 мең орлык бирүен, орлыкларының тишелеп чыгу сәләте биш елга сузылуын истә тотканда, бу мөмкин хәл дә түгел кебек. Ә алар бит бездә плантацияләп үсә, хәтта шәһәр җирләрендә дә күрергә була. Шунысы да кызык: борщевик үз компаниясенә "читләрне", ягъни башка үсемлекләрне кертми икән. Алар тишелеп чыга калсалар, агуы тиз арада корыта ди. Кайчандыр культуралы үсемлек булып, бүген иң хәтәр чүп үләне саналган борщевикка каршы көрәш илкүләмендә алып барылмый әлегә. Ни өчен дигәндә, ул 2015 елда гына Россиянең чүп үләннәре тармак классификаторына кертелгән.

Интернеттан алынган мәгълүматларга караганда, Россия буенча әлеге үлән 40 миллион гектарны биләп алган, аның мәйданы ел саен 10 процентка артып бара. Бу саннар аз түгел, бөтен төбәкләр дә ах-ух килә, көрәш ысулын гына уйлап табучы юк.
Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе фитосанитария, ашлык һәм орлыкның чәчүлек сыйфатын тикшерү күзәтчелеге бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Ахмедьянов сүзләренчә, моның өчен махсус программа кирәк. Югыйсә, ул шәһәр парк-скверларына да үтеп керәчәк.

- Программа әлегә юк, әмма кичекмәстән көрәшне алып бару зарур. Ел саен берничә тапкыр үләнне чабып торырга кирәк, үсеп, орлык чәчәргә өлгермәсен. Моңа җәй башында ук тотыну яхшы. Һәр елны үсеп китәргә ирек бирмичә чабып торсаң, кимендә биш елдан аларның мәйданы кими башлаячак дип уйлыйм. Борщевикка каршы гербицидлар белән дә көрәшеп була, әмма бу торак пунктларда тыела, чөнки зыяны күп. Кырларда, ташландык җирләрдә исә кулланырга мөмкин, - ди ул.
Россельхознадзорга борщевиктан зарланып шалтыратучылар күп. Алар арасында Казан бистәләре дә бар.

- Шәһәр җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткәннән соң, Кабан күле буенда, Дәрвишләр бистәсендәге каенлыктагы үләннәрне чаптылар. Борщевик агулы үлән булганга, аны чабучыларга сак булырга кирәк. Киемнәр калын һәм тәннең бөтен җирен дә каплаган булырга тиеш. Югыйсә үсемлек агулы сок бүлеп чыгара, - дип кисәтте ул безне.
Агулы сокның составында кумарин белән фурокумарин бар, алар ультрафиолет нурларга сизгерлекне арттыра, нәтиҗәдә фотохимик пешү барлыкка килә.
Табиблар борщевиктан зыян күргәннәргә «Пантенол», «Синтомицин» мазе, составында цинк булган дарулар кулланырга киңәш итә.

***
Америка кушма штатларында борщевикка каршы көрәш дәүләт программалары нигезендә алып барыла. Әйтик, Нью-Йорк штатында борщевикны Әйләнә-тирә мохитне консервацияләү департаменты контрольдә тота. Белгечләр 1998 елдан бирле урман-кырларга чыгып, агулы үләнне юк итә, аннары аларны, тагын үсеп китмәгәнме дип, ел дәвамында күзәтеп торалар. Махсус кайнар линияләре дә эшли.
Миңа калса, безгә дә, Сергей Ахмедьянов әйтүенчә, "Сталин үче"нә каршы дәүләт югарылыгында көрәшергә кирәк. Бу эшкә муниципалитетлар да, авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә, юл хезмәтендә эшләүчеләр дә, аерым хуҗалыклар да җәлеп ителеп, барысы бергә берләшеп, системалы эшләргә тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading