16+

Камаллылар кунак каршылый

Төрки халыкларның XIII Халыкара «Нәүрүз» театр фестивале быел 5-10 июньдә узачак. Анда 17 театр коллективы катнаша. «Нәүрүз»нең максаты - төрки халыкларның мәдәни һәм рухи бәйләнешләрен ныгыту.

Камаллылар кунак каршылый

Төрки халыкларның XIII Халыкара «Нәүрүз» театр фестивале быел 5-10 июньдә узачак. Анда 17 театр коллективы катнаша. «Нәүрүз»нең максаты - төрки халыкларның мәдәни һәм рухи бәйләнешләрен ныгыту.

Театр директоры Илфир Якупов әйтүенчә, фестивальнең репертуары үзенең төрлелеге белән аерылып тора.

- Чит ил классикасы да, этник кыйссалар да, заманча драматургия дә күрсәтеләчәк. Без спектакльләр белән күбрәк тамашачыны таныштырырга телибез, - диде ул.

Фестивальнең бюджеты - 5 миллион сум. Билет бәяләре - 150-200 сум.

- Быелгы «Нәүрүз» Якутия театр сәнгатенә багышлана. Аннан дүрт театр килүе көтелә. Аларның театрлары кызыклы. Башкаларга да кызык булыр. Алардан өйрәнергә була, - ди театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Быел төрекләр, кыргызлар, төрекмәннәр, әзәрбайҗаннар кайбер сәбәпләр аркасында килә алмый. Башкаладан читтә булган Татарстан театрларыннан әлмәтлеләр генә сайлап алынган. Алар «Качаклар» спектаклен күрсәтәчәк. Тәнкыйтьче Нияз Игъламов фикеренчә, фестивальдә беренче тапкыр катнашучы Саха яшь тамашачы театры да кызыксыну уятырга тиеш. Аларның көнкүреше, мәдәнияте үзенчәлекле.

Балкарларның 2005 елдан бирле «Нәүрүз»дә катнашканы юк иде. Быел алар да килергә теләк белдергән. Спектакльләр Камал, Тинчурин исемендәге, Казан дәүләт яшь тамашачы, «Әкият» курчак театры биналарында күрсәтеләчәк. Эстония театры «Нәүрүз»дә кунак буларак катнаша.

Фестивальне оештыручылар - Россия һәм Татарстан Мәдәният министрлыклары, Россия һәм Татарстан театр эшлеклеләре берлекләре, Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры.

Фотлолар: vk.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading