Рәмзия Фәйзуллина – “Әкият” курчак театры артисты. Казанга җырчы булам дип хыялланып килгән, әмма тормыш җилләре аны театрга китергән. “Аллаһы Тәгалә миңа мәхәббәтне ир ягыннан бирмәсә, мин ул мәхәббәтне эшемдә таптым”, – ди ул.
– Рәмзия ханым, “Әкият” курчак театрында ничә ел хезмәт итәсез? Беренче адымнарыгызны хәтерлисезме?
– Театрда 1979 елдан бирле эшлим. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, театрга эшкә кердем. Ул вакытта әле белемем дә юк иде. Кечкенә чактан ук җырчы булырга хыялландым, шуңа күрә Казанга килгәндә, Курчак театрында эшләрмен дип, гомумән, уйламаган идем дә. Музыка училищесена укырга керәсем килде, ләкин анда барып җитә алмадым. Авыл баласы булгач, үземә генә уку йортының ишекләрен ачып керергә, кыюлыгым җитмәгәндер дип уйлыйм. Берәрсе ияртеп барган булса, бәлки шунда укырга кергән булыр идем. Казанда бер туганымның танышы шушы театрда эшли иде. “Әйдә әле, сине Курчак театрына алып барып күрсәтәм, бәлки сине эшкә алырлар”, – дигәч ризалаштым. Монда килгәч, мине тыңладылар, сөйләттеләр, җырлаттылар да: “Ярый, без сине алабыз, бик сәләтле кызга охшагансың”, – диделәр. Ул вакытта татар төркеме гастрольләрдә иде, мине бутофор цехына утыртып куйдылар. Шунда әкрен генә театр белән таныша башладым, аннан соң инде татар төркеме кайткач, мине курчаклар тотып эшләргә өйрәтә башладылар. Театрда беренче адымнарым шундый булды. Бер атна эчендә курчак тотырга өйрәндем, шунда ук Рабит Батулланың “Өйләнер чак” спектаклендә ике роль бирделәр, аларны өйрәнеп гастрольгә чыгып киттем. Ул вакытта курчаклар зур, авыр иде, шуңа күрә спектакль вакытында кулларым арып бетә, хәтта кулның төшеп киткән чаклары да булды. Артистлар миңа шелтә белдерә, ә мин елый идем, шулай итеп әкият дөньясына кереп киттем.
– Ә җырчы булу теләге югалдымы?
– Минем бөтен рольләрем җырлы иде, шуңа күрә ул теләк арткы планга калгандыр. Театрда бит син уйный да, җырлый да аласың. Аннан соң инде минем бу театрда эшем гөрләп барды, моннан китеп, яңадан иҗат юлымны башлау авыррак булыр иде. Әле җырчы булам дисәң дә, килеп чыгамы ул, юкмы, халык сине кабул итәрме, популярлыкка ирешеп булырмы – билгесез. Ә театрда мин һәрбер спектакльдә диярлек төп рольләрдә уйный идем.
– Рәмзия ханым, берәр кайчан театрдан китү теләге булдымы?
– Театрдан өч мәртәбә китеп, кире әйләнеп кайттым. Әлбәттә, бу эштән туйганлыктан түгел. Элек без гастрольләргә йөргәндә, кунакханәләр юк иде. Толыпларга төренеп, салкын автобусларга утырып юлга чыга идек, бураннарда батып калган чаклар да күп булды. Кунакханәләр булмаганлыктан, кешедән кешегә йөри идек. Төрле җирләрдә кунып, бронхиаль астма дигән авыру барлыкка килде. Шушы шартларга түзә алмагач, театрдан китәргә дип карар кылдым.
– Кайда киттегез?
– Сәүдә өлкәсенә. Гомумән, башка юнәлешкә. Ләкин миңа ул эш бик җиңел бирелгән иде. Монда озак тоткарланырга туры килмәде, кире театрга чакырдылар. Һәрвакыт миңа: “Әйдә, кире кайт, бу – синең эшең түгел, синең урының театрда” – дияләр иде.
– Курчак театры артисты өчен иң авыр әйбер нәрсә?
– Минемчә, иң авыры – ул кул белән эшләү. Чөнки курчак сәхнәдә булган чакта, синең кулың тик тормый. Аннан соң курчакка җан өрә белергә кирәк. Спектакль барышында курчагың сүзен әйтте дә бетте түгел. Башка курчакларны күрергә, аларның сүзләренә реакция булырга тиеш, курчакны сәхнәдә яшәтә белергә кирәк. Курчак спепктакльләренең иң мөһим кагыйдәсе – уйнаганда син партнерга түгел, ә үз курчагыңа карарга тиеш, курчактан күзне алырга ярамый.
– 43 ел эшләү дәверендә сезнең куллар аша ничә курчак үтте?
– 100дән арткандыр инде.
– Ә иң яраткан курчагыгыз бармы?
– Аны бөтен кеше дә сорый (көлә). Мин бөтен рольләремне, бөтен курчакларымны да яратам, ләкин иң яратканнары – Сөмбел, Зөһрә курчаклары, “Кәҗә белән сарык” спектаклендәге – Кәҗә, “Әлдермештән Әлмәндәр”дәге Хәмдебануымны яратам. Беркайчан да үземне әбиләр ролен уйнармын дип күз алдына да китермәдем. Гомерем буе кызларны уйнадым һәм киткәнче шуларны уйнармын дип уйлый идем. Әби роле эләккәч, башта бик нык борчылдым. Тавышым туры киләме, миннән килеп чыгармы икән дигән уйлар булды, ләкин анысына да бик тиз өйрәндем, хәзер инде әби рольләремне дә бик яратып башкарам.
– Үзегезгә охшаган курчак бармы?
– “Авыл эте Акбай”дагы Тәмлетамактыр. Ул гел минем кебек, холкыбыз да охшаш.
– Рәмзия ханым, артист кеше һәрвакытта да үзен күрсәтергә тырыша, ә монда беренче планда – курчаклар. Курчакны гына уйнатырга түгел, ә үзегезнең дә уйныйсы килгән чаклар буладыр?
– Безнең үзебез чыгып уйный торган спектакльләребез дә бар бит. Дөресен әйткәндә, драма артисты булу хыялы бар иде миндә. Сәхнәгә чыгып, рәхәтләнеп үземнең уйныйсым килә иде. Драма театрына да чакырганнары булды, ләкин Курчак театры мине җибәрмәде.
– Бүген балаларга нәрсә кызык?
– Замана балаларын бернәрсә белән дә шаккаттырып булмый, минемчә. Ләкин әгәр дә драматург, режиссер шушы заманага туры китереп спектакль булдырса, балалар аны караячак. Иске әйберне дә кызыклы итеп куеп була, монда инде барысы да режиссердан тора. Ул яктан безнең театрыбызның баш режиссеры Илгиз Газинуровичка (Илгиз Зәйниев – Ред.) афәрин. Аның белмәгәне юк, һәрбер артистка җай таба белә, кешенең тавышыннан ук нинди роль туры килгәнен әйтеп бирә ала. Ул килгәч, безнең театр бик нык күтәрелде, кичке тамашачы җыела башлады. Курчак театры, гомумән, башка яктан ачылды.
– Рәмзия ханым, үзегез генә бала үстерәсез дип беләм...
– Улым Вильданга инде 18 яшь, зур егет булды. Аңа 7 ай булганда, әниемне Казанга чакырдым, бала карашырга ярдәм кирәк иде. Улымны авыр таптым, ул “проблемалы” туды, аннан соң депрессиягә бирелдем. Шул вакытта көч-хәл калмагач, әнине чакырырга булдым. 10 яшенә кадәр улымны үстерергә булышты, аннан соң вафат булды. Әниемә бик зур рәхмәт, урыны оҗмахта булсын иде.
– Кияүгә чыгу теләге бар идеме?
– Ул вакытта бөтен уй балада гына, нинди кияүгә чыгу турында уйлыйсың инде? Үземнең дә беркем белән дә танышканым булмады, минем белән дә сүз башлаучылар булмады. Әгәр дә үземә тиң яр табылган булса, мин аны кире какмас идем. Димәк, Аллаһы Тәгалә миңа аны насыйп итмәгән. Ялгызлыкка күптән күнектем инде мин.
– Ялгыз хатын тормышы авырмы?
– Дөресен әйткәндә, бала белән мин ялгызлыкны сизмәдем дә. Баланы карарга, тәрбияләргә кирәк. Аннан соң фатир алдым, ай саен фатирның кредитын түләргә, эшләргә кирәк иде. Җаным-тәнем белән эшкә чумдым, театрда үземә дәва таптым. Театр ул яктан миңа бик ярдәм итте, без хезмәттәшләр белән һәрвакытта да дустанә мөнәсәббәттә булдык. Барлык бәйрәмнәрне бергә уздырабыз, шатлыкларыбыз да, кайгыларыбыз да уртак, без тулаем бер гаилә кебек.
– Рәмзия ханым, мәхәббәтсез яшәп буламы соң?
– Була, димәк. Ләкин хатын-кызга барыбер наз, җылылык кирәк. Хатын-кыз әни булыр өчен, яратыр һәм яратылыр өчен яралган бит.
– Улыгызга әти тәрбиясе җитмәве сизеләме?
– Сизелә. Әтисе белән үссә, ир-ат буларак бөтен эшкә дә өйрәнер иде. Мәсәлән, өйдә берәр нәрсә ватылса, гадәттә, аны ир-атлар ясап бирә бит, ә ул аны күреп, белеп үсмәгәч, ничек ясасын инде? Улыма әти дә, әни дә булырга тырышсам да, барыбер мин – хатын-кыз, ә хатын-кыз ул йомшаграк була.
– Әтисен беләме соң?
– Белә, әлбәттә. Аралашалар, “әтием” дип эндәшә. Мин бу әйбергә беркайчан да каршы булмадым.
– Үз тормышыгыздан чыгып, яшь кызларга нинди киңәш бирә аласыз?
– Яшь чакта бик күп сайландым, бәлки шуңа кияүгә чыкмыйча калганмындыр да, кем белә. Идеаль кеше эзләргә кирәкми, минемчә. Яшьләргә нәрсә әйтим? Алар хәзер бездән дә акыллырак, үзләренең фикерләре бар, аларга акыл өйрәтүдән мәгънә юк һәм мин, гомумән, кешегә акыл өйрәтергә яратмыйм.
– Тормышыгызда иң зур бәхетегез – нәрсә ул?
– Әлбәттә, улым Вильдан һәм театрым.
– Ә иң зур хыялыгыз бармы?
– Улым әйбәт кенә укып, кеше булып, “Бу бит минем улым!” – дип әйтеп горурланырлык зур шәхес булсын иде дип хыялланам. Улым олы тормышка басып, үзе акчалар эшли башлагач, мин үзем өчен дә яши алачакмын. Мин үземне бик бәхетле кеше дип саныйм: гомерем буе шушы театрда хезмәт итеп, яраткан рольләремне уйнадым. Театр белән яшим, сулыйм, илһамланып иҗат итәм. Алга таба да әле бик күп еллар шушы театрда эшләргә насыйп булсын иде.
Индира.
Комментарийлар