16+

Шамил Закировка 15 март көнне 70 яшь тулган булыр иде

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында кемнән генә сорасаң да, Шамил Закиров турында әнә шул сүзләрне кабатлар. Аның безнең арабыздан киткәненә дә өч ел вакыт узып китте. Әгәр исән булса, Шамил Закировка 15 март көнне 70 яшь тулган булыр иде. Эш бүлмәсен хезмәттәшләре гөлләр, чәчәкләр белән тутырырлар иде аның,...

Шамил Закировка 15 март көнне 70 яшь тулган булыр иде

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында кемнән генә сорасаң да, Шамил Закиров турында әнә шул сүзләрне кабатлар. Аның безнең арабыздан киткәненә дә өч ел вакыт узып китте. Әгәр исән булса, Шамил Закировка 15 март көнне 70 яшь тулган булыр иде. Эш бүлмәсен хезмәттәшләре гөлләр, чәчәкләр белән тутырырлар иде аның,...

Әле бүген дә театр бусагасын атлап керүгә, аның елмаюлы карашы искә төшә. 27 ел гомерен театрга багышлаган бу шәхес һәрвакыт кеше мәнфәгатъләрен үзенекеннән өстен куеп яшәде дисәк, һич арттыру булмас. Коллективтагы һәр кеше өчен сөенә дә, көенә дә белгән изге күңелле җитәкче иде ул. Гомеренең соңгы көннәренә хәтле аның күңеле кешеләргә яхшылык эшләүдә булды. Кылган изгелекләре бизмәнгә салынмаса да, бихисап алар. Аның игелекле гамәлләрен бүген дә онытмыйлар.

Шамил Закировның эш бүлмәсенең ишеге һәркем өчен ачык иде. Бервакыт театр администраторы белән бергә мине эш бүлмәсенә чакырып кертте дә: "Ирек Баһмановка багышланган китап эшләргә кирәк иде. Сиңа шул эшне тапшырырга уйлыйбыз", - дип тәкъдимен җиткерде. Шушы сөйләшүдән соң ике атна чамасы вакыт узгач, үзе якты дөньядан китеп тә барды. Әнә шулай артистларның эшен киләчәк буыннарга калдыру өчен җан атып йөрде ул. Җырчы-артистларның дисклары да аның тәкъдиме белән чыга башлады. Яшь артистларны тораклы итүдә дә өлеше бик зур булды. Аның бу эшләрне үзенә мәдхия укысыннар, дип түгел, күңел кушуы буенча, артистларны хөрмәт итеп башкаруын театрдагы һәркем белә.

Шамил Закировны юкка гына театрның "әтисе" дип атамаганнардыр. Кешелеклелек сыйфатлары, җаваплылык балачактан ук канына сеңгән. Аның белән бергә Чистай районының Мөслим урта мәктәбендә укыган Гайсә апа Ситдыйкова:

- Ул бик тырыш, тыйнак, сүзендә торучы егет иде. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлады. Үзешчән сәнгатьтә, комсомол эшендә актив катнашты. Бик оста биеде. Укытучыларның мактаулы укучысы булды. Аңа кызлар гашыйк иде, - дип сөйли.

Бервакыт Шамилгә Мөслим почтасыннан газеталарны, хатларны үз авылларындагы Нарат- Елга авылы почтальонына тапшырырга биреп җибәрәләр. Язгы ташу вакыты була ул. Шунда малай бөтен газеталарын ялгыш суга төшереп җибәрә. Җыеп, бик борчылып өенә алып кайта да, мич башында киптергәннән соң гына почтальонга тапшыра.

Шамил Закировның киләчәктә яхшы оештыручы булачагына яшь чагында ук зур өметләр баглап укытучылары ялгышмыйлар. Башта театр училищесында укыган, аннары Казан дәүләт химия-технология институтын тәмамлаган егет болар белән генә чикләнми. Санкт-Петербургтагы театр институтында белем алырга да өлгерә. Оештыру сәләте аңа Ходай тарафыннан бирелгән булган, күрәсең. Театрда артистларның иҗат кичәләрен уздыру, "Нәүрүз" фестивален башлап җибәрү, Чистайда Гаяз Исхакый укуларын үткәрү, Кызыл Байрак авылында Салих Сәйдәшевне искә алу кебек зур чараларда башлап йөрүчеләрнең берсе булды ул. Янып-көеп эшләп йөргән килеш, кинәт арабыздан китүе күпләрне өнсез калдырды. Соңгы юлга озатырга килгән халык ташкынын күреп тә аңа карата җылы мөнәсәбәтне чамаларга була иде ул чакта. Халык язучысы Рабит Батулла шул вакытта: "Шушы кадәр халыкны мин Салих Сәйдәшевне озатканда гына күрдем", - дигән иде.

Наилә Гәрәева, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты:
- Безнең артистларның гына түгел, күпләрнең язмышы Шамил Закиров белән бәйле. Театр аның тормышы иде. Ходай Тәгалә аны бу дөньяга башкаларның хәлен җиңеләйтергә җибәргәндер. Ул бөтен нәрсәгә игътибарлы булды. Үзе көне-төне театрда иде. Артистларны хөрмәт итә белде. Ул - кабатланмас шәхес. Гомеренең соңгы елларында дин юлына кереп киткән иде. Бик күп кенә Коръән китаплары җыйды. Театрда арабыздан киткән артистлар рухына багышлап Коръән укыта иде ул. Без хәзер аның эшен дәвам итәбез. Марсель Сәлимҗанов аны белмичә генә эшкә алмагандыр. Фәрит белән дә уртак тел табып эшләделәр. Ул безнең җанга якын кеше булды.

Ирек Баһманов, Татарстанның халык артисты:
- Мин театр директорларын күп күрдем. Шамил минем өчен иң якыннарыннан берсе булды. Төрле артистта - төрле холык. Ул һәркайсына үз киңәшләрен бирә иде. Хәзерге заманда аның кебек кешелекле, башкалар өчен янып йөрүче ир-егет күргәнем юк иде әле. Үз эшен, сәнгатьне бик яратты. Һәрберебезгә ярдәм итәргә әзер булды. Бервакыт машина бәрдергәннән соң, мин аяктан егылдым.Күп кенә табибларга күренеп карадым, әмма бер файда да күрмәдем. Көннәрдән бер көнне Шамил өйгә бер хирург алып килде. Аның киңәш-тәкъдимнәре ярдәмендә аякка бастым. Үзе шифаханәгә ял итәргә китсә дә, берничә көннән әйләнеп кайта торган иде.

Хәлим Җәләлов,Татарстанның халык артисты:
- Шамилнең бөтен бәхете театр белән бәйле булды. Җиде ел элек үзем авырып ятканда да көн саен хастаханәгә хәлемне белергә йөрде. Арабыздан киткән театр артистларыннан кала, җырчыларның, язучыларның каберләренә чардуганнар, ташлар куйдыру кебек изге эшләрдә дә башлап йөрде ул.

Әзһәр Шакиров, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты:
- Шамил безнең өчен бик кадерле кеше булды. Ул бөтен язмышын театрга багышлады. Аның соңгы көннәрендә дә без бергә булдык. Яшел Үзәнгә "Бабайлар чуагы" дигән спектакль алып барган идек. Ул аны сәхнә артында көлә-көлә карады. Икенче көнне хастаханәгә барып, үзенең урынбасары Раниф Петровның хәлләрен белеп кайткан. Кичен без спектакль уйнаганда "Шамил үлгән" дигән сүзне ишетеп барыбыз да тетрәндек.

Хәлимә Искәндәрова, Татарстанның атказанган артисты:
- Беләсезме, ул яшь чакта шундый сөйкемле, матур иде. Театр училищесында укыган чакта килеп йөргәндә кулында һәрвакыт фотоаппарат булыр иде аны. Кеше шатлыгына үзеннән дә ныграк ул шатлана торган иде. Ул һәр нәрсәне йөрәк белән кабул итте. Шуңа күрә иртәрәк тә китеп барды. Мин аның кебек йөрәкле бүтән кешене белмим. Ул кешеләрдән һәрвакыт яхшылык эзләде.

Наилә Ибраһимова, Татарстанның халык артисты:
- Шамил Зиннурович бөтен барлыгы белән җитәкче иде. Ул бер кешене дә үз игътибарыннан җибәрмәде. Үзенә генә игьтибары җитеп бетмәде. Минем бакчам янганнан соң, бүлмәсенә чакырып кертте дә мине тынычландырып утырды. Миңа кушылып үзенең күзләреннән дә яшь бөртекләре тәгәрәде. Энесе Ринатның хатыны Рузия Мотыйгуллинаны бик хөрмәт итте, әмма аны беркайчан да башка артистлардан аерып куймады.

Эмиль Талипов, артист:
- Шамил абый безне студент чагыннан ук ярата иде. Ә инде эшли башлагач, ул безгә әти дә, бабай да булды. Кешеләрне бүлми иде, аңа бөтенесе тигез иде. Ул гаиләнең әтисе кебек булды. Җитәкче буларак, зур җаваплылык тоеп яшәде. Мин аны күп кенә җитәкчеләргә үрнәк итеп куясым килә иде. Шамил Закиров бөтен кешенең йөрәгендә калды, чөнки ул адәм баласына хезмәт итте.

Фото kamalteatr.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading