16+

Исламия Мәхмүтова: «Безгә сез уйнамыйсыз, ә яшисез, диделәр»

Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Абхазиядә чыгыш ясап кайтты.

Исламия Мәхмүтова: «Безгә сез уйнамыйсыз, ә яшисез, диделәр»

Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Абхазиядә чыгыш ясап кайтты.

Алар Исламия Мәхмүтованың "Мәхәббәт чишмәсе" белән "Күрәсем килгән иде" дигән спектакльләрен алып барды. Автор һәм катнашучы артист буларак, Исламия апа үзенең тәэсирләрен безнең белән дә уртаклашты:

- Безне бик зурлап каршы алдылар. Барган көнне ял иттек, су коендык. Спектакльләрне хөкүмәт җитәкчеләре дә карады. Шулай ук Мәскәүдән килгән режиссерлар да тамаша кылды. Шуңа күрә автор буларак куркып та калган идем. Спектакльдән соң пәрдәне дә яптырмыйча бик озак алкышладылар. Тамашачылар арасында тәрҗемәчесез караучылар да булды. Тәнкыйтьчеләр спектакль турында: "Монда мәхәббәт тә, сугыш темасы да яктыртылган", - диделәр. Өлкән яшьтәгеләр исә, "үзебезнең яшьлегебезне искә төшердек. Хәтта ир - атларның да күзләре яшьләнде. Сез уйнамыйсыз, ә яшисез",- дип безгә рәхмәтләрен җиткерделәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading